Заман сулышы

Юлтимерлеләр Президентка хат язган

Юлтимер авылында яшәүчеләр начар юллардан зарланып, Президент Рөстәм Миңнехановка ачык хат язганнар. - Безнең авыл трассадан 4 километр ераклыкта. Авылга кергән юл ремонт күргәне юк, күперләре дә авария хәлендә.Соңгы өч елда юл сорап язсак та, нәтиҗәсе булмады. Көндә шушы юлдан балалар күрше авылларга мәктәпкә йөри. Язгы-көзге пычракларда мәктәп автобусы сазда...

Юлтимер авылында яшәүчеләр начар юллардан зарланып, Президент Рөстәм Миңнехановка ачык хат язганнар.

- Безнең авыл трассадан 4 километр ераклыкта. Авылга кергән юл ремонт күргәне юк, күперләре дә авария хәлендә.Соңгы өч елда юл сорап язсак та, нәтиҗәсе булмады.
Көндә шушы юлдан балалар күрше авылларга мәктәпкә йөри. Язгы-көзге пычракларда мәктәп автобусы сазда бата, аны болгый. Куркыныч бик.
Юл булмау сәбәпле еш кына авыл кибетенә ипи дә кайтармыйлар.
Нигә безнең авыл юллар ремонтлау программасына кертелми һаман? Ярдәм итүегезне сорыйбыз, - диелә хатта.
Чыганак: http://len-journal.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: