Заман сулышы

Йөземле сырниклар

500 г эремчек, 3 аш кашыгы он, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, бераз йөзем, әвәләү өчен он, кыздыру өчен үсемлек мае. Йөземне кайнар суда йомшартырга һәм дуршлагка салып саркытырга. Эремчекне шикәр комы белән бергә иләк аша үткәрергә. Эремчеккә он белән йомырка кушып камыр басарга һәм йөзем кушып болгатырга....

500 г эремчек, 3 аш кашыгы он, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, бераз йөзем, әвәләү өчен он, кыздыру өчен үсемлек мае.
Йөземне кайнар суда йомшартырга һәм дуршлагка салып саркытырга. Эремчекне шикәр комы белән бергә иләк аша үткәрергә. Эремчеккә он белән йомырка кушып камыр басарга һәм йөзем кушып болгатырга.
Әвәләү өчен онны куна тактасына сибәргә. Дымлы куллар белән камырдан өлешләр аерып алып, коймак ясарга һәм һәрберсен онда әвәләргә. 10 минутлап торгач, тагын бер кат онда әвәләргә.
Табада үсемлек маен кыздырырга һәм шунда коймакларның һәр ягын 1,5 минут кыздырып алырга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: