Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Заман сулышы" бүләкләре хуҗаларына барып иреште

Узган җомгада "Заман сулышы" редакциясе язылучылар арасында призлар уйнаткан иде. Бүген безнең корреспондент бүләкләрне ияләренә илтеп тапшырды. Бер капчык он (5 кг) һәм супер-приз - каркассыз кәнәфи хуҗалары Юлтимер авылында яшәүче килендәшләр Фәнүзә һәм Татбирә Минаҗевалар. Алар икесе дә утыз елга якын безнең газета белән дус, даими рәвештә яздырып укып...

Узган җомгада "Заман сулышы" редакциясе язылучылар арасында призлар уйнаткан иде.


Бүген безнең корреспондент бүләкләрне ияләренә илтеп тапшырды.
Бер капчык он (5 кг) һәм супер-приз - каркассыз кәнәфи хуҗалары Юлтимер авылында яшәүче килендәшләр Фәнүзә һәм Татбирә Минаҗевалар. Алар икесе дә утыз елга якын безнең газета белән дус, даими рәвештә яздырып укып киләләр.
78 яшьлек Татбирә апаның бу беренче генә приз отуы түгел. Алты ел элек "Заман сулышы"ннан бүләккә плед алган булган.
- Бик шәп бүләк булды бу, - дип кызы Фәния белән куанып калдылар.
Шул ук урамда яшәүче 82 яшьлек Фәнүзә әби дә шатланып, кыстыбый пешереп, каршы алды.
- "Заман сулышы"на гомерем буе язылам. Әлегә кадәр призлар уйнатуда катнашканым юк иде. Менә уйламаганда, бүләк оттым. Көтелмәгән шатлык булды, - дип рәхмәтләр укый-укый озатып калды.
Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев