Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Заман сулышы" журналисты машина йөртүчеләрне тикшерде(фотолар)

ЮХИДИ идарәсе бүлегенә шалтыратып: "Мине үзегез белән рейдка алыгыз әле" дигәч каршы килмәделәр. Тик иртәнге сәгать җиде тулганчы ук килеп җитәргә куштылар. "Командир, гаеп итмә" Мине ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Денис Проськинга "беркеттеләр". Нәкъ сәгать җидедә Ленинградская белән Шашин урамы кисешкән урынга чыгып бастык. "Тоннель" операциясе бара икән, ягъни юл йөрү...

ЮХИДИ идарәсе бүлегенә шалтыратып: "Мине үзегез белән рейдка алыгыз әле" дигәч каршы килмәделәр. Тик иртәнге сәгать җиде тулганчы ук килеп җитәргә куштылар.

"Командир, гаеп итмә"

Мине ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Денис Проськинга "беркеттеләр". Нәкъ сәгать җидедә Ленинградская белән Шашин урамы кисешкән урынга чыгып бастык. "Тоннель" операциясе бара икән, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрне "аулыйлар".

Иртәнге җиде белән тугыз арасында машиналар агымы аеруча күп булды. 2009 елдан бирле полициядә хезмәт итүче Бәкер егете Денис Проськин шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. "Гаепле" машина йөртүчеләрне әллә кайдан сизеп ала. Шуңа ул туктарга кушканнарның барысы да диярлек юл кагыйдәләрен бозучылар булып чыкты. Үзе әйтүенә караганда, шушы вакыт эчендә андыйларга карата сиземләү барлыкка килгән.

Ул көнне рейдка төнге сменада эшләгәннән соң чыккан иде. Таң алдыннан гына хәмер кулланган ике автойөртүчене тоткарлаганнар. Икесе дә яшьләр ди, берсенең исә беренче тапкыр гына эләгүе дә түгел икән әле.

- Кеше аңламаса да аңламас инде. Ел ярым машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм булып та, сабак алмаган, - дип аптырый ул.

Күбрәк ир-егетләр "эләгәдер" инде, дип сораштыра башладым. Юк икән, берничә көн элек кенә руль артына салмыш килеш утырган кырык яшьләр тирәсендәге хатынны тоткарлаганнар. Баштан кешеләр сәер генә туктап торган машинага игътибар иткән, аннан ул бордюр өстенә барып кергән- аннан тизрәк полициягә хәбәр иткәннәр. Машина белән идарә итүче хатын, тәгәрмәче тишек булуына карамастан, куркып качкан. Аннан эзләп тапканнар үзен.

- Җинаять урыныннан качып киткәне өчен аңа өстәмә штраф та булачак, - дип аңлатты Денис Проськин.

- Әле тагын номерында җиделе саны булган ак төстәге "джипны" эзлибез. Әлеге автомобильне йөртүче артка биреп, юлдан чыгып баручы бер әбине бәрдереп качкан. Кызганыч, әби үзе дә, бу вакыйганың шаһитлары да өч җиделене генә истә калдырган, хәрефләрен отып кала алмаганнар. Шуңа безнең эш турында яза калсагыз, кешеләргә, иң беренче чиратта, машинаның номерын һәм хәрефләрен истә калдырырга кирәк дип аңлатыгыз, ди.

Машинасының номеры күренмәве сәбәпле, бер ирне туктаттык. 1953 елгы ирдән үтереп балык исе килеп тора, аңа ДПС машинасына үтәргә куштылар. Куркынып калган абзый:

- Командир, гаеп итмә, кичә төнлә бераз сыра һәм балык белән сыйланган идем. Бүген эчмәдем. Кичә дуслар белән мунчада утырдык, исе киемгә сеңеп калгандыр, - дип акланды.

- Борчылмагыз, гаебегез булмаса, эш кузгатмабыз,- дип аны үзе белән ияртеп алып китте инспектор. Аның хәмер кулланганмы-юкмы икәнен махсус прибор - алкотектор ярдәмендә тикшерде. Прибордагы саннар, абзыйның бәхетенә, яшел булып янды. Кеше организымында алкологоль булган очракта кызыл төс булып яна икән. Без "сакта" торган өч сәгать дәвамында исерек килеш рульгә утырган бер кеше дә очрамады.

Тик абзый, барыбер, "җәзасыз" калмады, аңа машинасының номеры күренмәве сәбәпле, 500 сум шраф түләргә туры киләчәк. Шунысы бар: юл кагыйдәсен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә аны 50 проценты күләмендә генә түләү мөмкинлеге каралган. Димәк, тиз арада түләсә нибары 250 сум гына килеп чыга.

Номерың күренәме?

Без рейдка чыккан көн яңгырлы булмаса да, машина юлы шактый пычрак иде. Шуңа номеры күренмәүче берничә машинаны туктатырга туры килде. Кайбер машина йөртүчеләр моңа, бәлки, әллә ни игътибар да итмидер, ә менә Денис Проськин юл йөрү кагыйдәләрен һәркем төгәл үтәргә тиеш, дип саный. Рейд барышында номерлары укылмау сәбәпле, өч машина йөртүчегә беркетмә төзеде. Шулай ук номерлар кырылган очракта да штраф салына. Аның күләме шулай ук 500 сум.

Ул көнне иминлек каешын эләктермәгән өчен дүрт кеше штрафка тартылды, бер ана ике яшьлек баласын махсус креслога утыртмаган өчен тоткарланды.

1981 елгы мөлаем гына хатын иномаркасыннан чыгуга :

- Гафу итегез, бик ашыгам. Баламны хастаханәгә алып бара идем. Зинһар тоткарламагыз, вакытым бик тыгыз, - дип ялынса да, инспектор үз машинасына дәшеп алды. Тиз генә планшетын ачып шоферның йөрү таныклыгын, машинага документларын тикшерде.

- Ничек кенә ашыксагыз да, балагызны махсус креслога утыртырга тиеш идегез. Аның иминлеге өчен сез җаваплы, - диде ул.

- Аңлыйсызмы, аның умрау сөяге сынган. Мин аны берничек тә утырта алмас идем, - дип бәхәсләште яшь хатын, тик юл кагыйдәсен бозучыга беркетмә төзелде.

Хатынны озатып җибәргәннән соң:

- Кагыйдә бозучылар нинди генә ялганга бармый, нәрсә генә уйлап тапмый. Мәсәлән, бер ирне тизлекне арттыру сәбәпле өч тапкыр тоткарладык. Өчесендә дә әни үлде, күмәргә ашыгам, дип, аңлатты, - ди.

Кара төстәге чит ил машинасын туктаттык. Руль артындагы егет каешын эләктермәгән иде .

- Яратмыйм ул каешны, - дип, тыныч кыяфәт белән бер мең тәңкәгә штраф кәгазе язып бирүләрен битараф кына көтеп торды ул.

Ә менә икенче берәү каешын каптырмаган өчен тоткарлагач, икенче юлы игътибарлырак булырмын, кагыйдәне бозмаска тырышырмын,- дип саубуллашып китеп барды.

ЮХИДИ хезмәткәренең эшен сокланып һәм кызыксынып күзәттем. Денис Проськин кемне генә туктатмасын, һәркайсына хөрмәт күрсәтте. Алар белән итәгатьле итеп сөйләшеп хәерле юл теләп озатып калды. Дөресен әйткәндә, аның белән аралашканнан соң юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларга хөрмәтем артты. "Гаебең" юк икән, бөтенләй куркасы түгел икән алардан.

Автор фотолары.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев