Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Заман сулышы" газеты һәм сайтында аш-су осталары бәйгесе дәвам итә

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз өчен “Телеңне йотарсың” аш-су пешерү бәйгесе дәвам итә. Бәйгенең тагын бер катнашучысы – Хәлимә Ибраһимова.

Хәлимә Бариевнаның иң яраткан шөгыле тәмле ашлар, нигъмәтле табын ризыклары пешерү, шулар белән барлык якыннарын сыйлау. Бәйге өчен ул, үз рецепты белән  пешерелгән  үрдәк  әзерләгән. Аны табынга кую өчен бизәгән. Ризыкны бәйрәм табынына чыгарганда, аның бизәлешенә ул аеруча зур әһәмият бирә. Ә урдәк матур булып кызарып пешсен , ите йомшак булсын өчен, аны берничә сәгать  маринадта тота.

Маринадны 1 литр кайнаган суга  тоз, хуш исле төелмәгән борыч, ике лавр яфрагы, бер кечкенә төш сарымсак, чама белән генә аш серкәсе салып ясый.  Маринадта тотканнан соң духовкада пешерә.  Үрдәкнең өстенә  чак кына горчица кушкан каймак сөртеп пешерсәң тагы да матуррак була ди.  Хәлимә Бариевна пешергән ризыкларны бик яраталар, чөнки ул  бу эшкә бөтен күңел җылысын биреп эшли. Ул бизәгән табыннар һәр бәйрәмнең күрке була.

Бәйге дәвам итә!   Сезнең,  көтмәгәндә генә кунаклар килеп төшкәндә, бик тиз һәм аеруча тәмле итеп пешерә торган ризыгыгыз турында язма һәм фотогызны 8 953 499 02 97 Ватсапп номерына җибәрүегезне көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев