Заман сулышы

Үзебезнең кеше

Якташыбыз Касыйм Тәхауны күп санлы китаплары, республика газетларында басылып чыккан мәкалә, шигырьләре буенча беләбез. Күптән түгел ул "Заман сулышы" редакциясендә булып китте. Касыйм абый һәр ел саен җәй көне туган якларына кайта һәм редакциягә килмичә калмый. Кулында әле генә "табадан төшкән" өр-яңа китабы була. Бу юлы да "Табигатьнең хыялый баласы...

Якташыбыз Касыйм Тәхауны күп санлы китаплары, республика газетларында басылып чыккан мәкалә, шигырьләре буенча беләбез. Күптән түгел ул "Заман сулышы" редакциясендә булып китте.


Касыйм абый һәр ел саен җәй көне туган якларына кайта һәм редакциягә килмичә калмый. Кулында әле генә "табадан төшкән" өр-яңа китабы була. Бу юлы да "Табигатьнең хыялый баласы мин" дип исемләнгән китабын калдырды. Ул калын түгел. Шигырьләр, җырлар, робагыйлар, поэмалар, гыйбрәтле гыйбарәләр, "Тормыш юлы бормалы да, сикәлтәле дә" дип исемләнгән үзе турындагы хикәяне эченә алган.
Әлеге хикәядә автор үзенең тормыш юлын, иҗатын бәян иткән. Бала чагын һәм үсмер елларын исенә алып, аны әнисе белән булган диалог рәвешендә язган.
"Мин 1921 нче елдагы ачлыктан соң, халыкның хәле яхшыра барган чакта, 1925 елның 10 сентябрендә Шөгер (хәзерге Лениногорск) районының Тукмак-Чишмә авылында, ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әтием Нуриәхмәт (1901 елның гыйнвар башында туган), әнием Мәчтүрә (1904 елның ноябрь башында туган) исемлеләр. Мин - аларның баш баласы. Ата-анамны елак булуым белән интектергәнмен. Шулай дим дә, еламаган сабый - баламыни ул?!
Әле дә күз алдымнан китми: өебез кечкенә мунча хәтле иде. Идәне кытыршы. Идән буйлап үрмәләгәндә, шуышканда корсагыма һәм арт ягыма шырпысы да кадалгандыр. Бу өйдә 3-4 ел яшәгәнбездер. Кечкенә тәрәзә аша тышны, бәрәңге бакчасын күзәтә торган идем. Тирә-юньдәге күренешләр миңа гаҗәеп матур, серле манзаралары белән әкияти булып күренәләр. Тәрәзәгә кунган күбәләккә сокланып карыйм. Янымда гел инәй була торган иде. Әтәй күренми: каядыр киткән, ахры. Бервакыт анамнан сорадым:
- Әтәй кайда йөри, инәй?
- Улым, хәзер атаң урман каравылчысы булып эшли. Бездән бик ерактагы урманда.
- Кайчан кайта ул?
- Бераз акча эшләр дә, өйгә кайтыр.
- Акча нәрсә соң ул?
- Акчаның тимерлесе һәм кәгазьлесе була. Кибетләрдә әйберләр акчага гына сатыла. Кешеләр алыш-бирештә акча белән эш итәләр.
Кыскасы, без - балалар белмәгән нәрсәне әти-әниләрдән сорашып үстек; алардан күреп-өйрәнеп, яшәеш һәм тормыш нечкәлекләрен үзләштердек",- дип искә ала ул балачак елларын.
Автор үзенең хикәясендә мәктәп елларындагы иң шатлыклы вакыйгасын да укучы белән бүлешә.
«...Бишенче сыйныфта укыганда берничә укучыга пионер костюмы бирделәр. Мин дә шул бәхеткә ирештем. Апрель ае - язгы көннәр иде. Йөгерек гөрләвекләр инешкә юл алганнар. Кояш җылы нурлары белән җир өстеннән карны куа. Тургайлар бер-берсен уздырып сайрыйлар, кояш нурларында коенып, күктә тирбәләләр. Мин - ачык зәңгәр костюм кигән, муеныма кызыл галстук таккан, түшемә дулкынланып торган куе чәчле кечкенә Ленин значогын беркеткән чабаталы малай, язгы пычракны ерып, урам буйлап мәктәптән кайтам. Әбиләр һәм апалар, бу кем малае, дигәндәй, миңа карыйлар. Аякларымны чылатып, өйгә кайтып керәм.
- Бу синме, улым? - дип, мине әни каршы ала. Ул да булмый, өйгә әти килеп керә. Ул:
- Чибәр малай булгансың, - ди. - Ләкин чабатаң пионер кәчтүменә килешми.
Көннәрдән беркөнне әти, Шөгергә барып, кибеттән ботинка сатып алып кайтты. Әйтә куйды:
- Берегезгә чабата ясаудан, ниһаять, котылдым. Югыйса чабата үреп өлгертә алмый идем».
Касыйм ага Бөек Ватан сугышында катнашкан солдат, сугыш ветераны. Гомере буе ару-талуны белми, төрле жанрларда иҗат итеп, үз сәләтен сынаган кеше. Бу турыда ул болай дип яза:
«...Мин татар әдәбиятына да өлеш керттем, дип саныйм үземне. Шигырьләрем республикада чыга торган вакытлы матбугат басмаларында - газет-журналларда дөнья күрде. Әдәбиятыбызның төрле жанрларына караган әсәрләр иҗат иттем. Әдәби эшчәнлегем 1943 елдан башлана. Балалар дөньясын да онытмадым. Кыскасы, әдәбиятыбызның күп төрле жанрларына алынып иҗат иттем.
Бөек Ватан сугышы чорында, армиядә хезмәт иткән елларымда әдәбият өлкәсендә торгынлык кичердем. 1956 елдан соң гына янәдән кабынып киттем - шигъри әсәрләр иҗат итә башладым".
Касыйм Тәхау әдәбиятның төрле жанрында иҗат итә. Шигырьләре аша Ватанга, туган якка карата үзенең мәхәббәт хисләрен җиткерә, Г.Тукай, М.Җәлилне искә алып, үзенең юксынуын күрсәтә. Бу хисләр аның "Сагынабыз сине", "Мәңгелек Тукаебыз бар" шигырьләрендә ачык күренә. Авторның "Табигатьнең хыялый баласы мин" исемле җыентыгын кулыма алып укып чыкканнан соң, аның күңел түрендәге сүзләрен гади, әмма шул ук вакытта бай эчтәлекле, хисле итеп язып бирә алуы сокландырды. Гомер йомгагын шактый сүткән Касыйм ага бүген дә тормышка, табигатькә, туган як чишмәләренә ихлас мәхәббәтен шигъри юллар аша җиткерә.
"Җырлап ачыла күңел" бүлегендә авторның җырлары урын алган. Сүзләргә көйләрне Р.Яхин, С.Садыйкова, Л.Хәйретдинова, С.Шәмсина, Ә.Хәйретдинов, З.Хәбибуллин һәм башкалар иҗат иткән. Җырлары аша да Касыйм ага Ватанга, ел фасыллары, туган тел, туган төбәккә мәдхия җырлый.
Касыйм Тәхауның әлеге җыентыгы соңгысы булмас дип ышанасы килә. Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары һәм үткен каләм телибез!

Ак чишмәләрдә - могҗиза
Чишмә күзе. Тибә үзе,
Күзмени ул? Ул - йөрәк.
Шул тибешкә соклана
Хәтта ялгыз карт тирәк.
Суы алкын. Үзе салкын...
Көн-төн ага чылтырап.
Көмештәй вак дулкынчыклар
Тирбәләләр ялтырап.
Таң атканда җил уяна,
Чулпан төшә чишмәгә.
Чәчен тарый, битен юа:
Төшмәгән ул тикмәгә.
Яшел болын. Чаба колын...
Томырылып җилдерә.
Чишмә суын эчә дә ул
Койрык чәнчеп элдерә.
Таң алсуы - җан ярсуы...
Былбыл дәртле моң сыза.
Иркә гөлләр таңга баккан:
Ак чишмәдә - могҗиза.
Чишмә җырлый. Әйдә, иркәм,
Икәү бергә каршылыйк
Җәйнең матур көнендә.
Йолдызларны күп санадык
Иске капка төбендә.



Сагынып ла, зарыгып ла...
Безнең якта кышлар озын,
Көн-төн дулата буранын.
Кеше йөрми - өйдән чыкмый:
Көрт баскан авыл урамын.
Кышлар салкын, ялыктыргыч,
Җан тели җәйге көннәрне.
Сагынам күк йөзен сызып,
Йолдыз атылган төннәрне.
Күз алдымда, сагынам мин,
Күбәләк кунган гөлләрне.
Чәчәкләрен сыйпап узган
Йөгерек, җиләс җилләрне.
Сагындым мин көмеш җырлы,
Тәмле сулы чишмәбезне.
Хәзергә ул кар астында:
Каршы алыр язда безне.
Күз алдымда: җәй иртәсе
Нурына төренгән ак таңнар.
Сагынып ла, зарыгып ла
Җәйне көтә безнең җаннар!

Өметең нинди?
- Бүген әйбәт яңгыр яуды, абзый.
Нинди өмет белән яшисең?
Без караган иген дулкын кага.
Димәк, син булсынга эшлисең.
- Картлык көзең дә җиткән, бабакай.
Нинди өмет белән яшисең?
Минем исәп йөз яшькә җитәргә,
Иртә әле миңа китәргә.
- Өметләрең нинди, ак әбекәй,
Һаман якты, киңме офыклар?
- Бәхетем күптән түгәрәкләнде:
Тәгәрәшеп үсә оныклар.
- Әй чибәркәй, сиңа теләгем бар:
Өметләрең чынга әйләнсен.
Назлы, алсу таңнарның берсендә
Чәчләрегез чәчкә бәйләнсен!


Гыйбрәтле гыйбарәләр
Илгә ил каршы сугышканда сәясәтчеләр үлми, солдатлар кырыла.
Түрә белән халыкның бер казанда кайнавы зарур.
Көннең кадагы эш булыр, эшләмәсәң, икенче көнне биш булыр.
Бәхетсез кечкенә бәхеттән дә сөенер.
Иске мәхәббәт тузмас.
Ипи биргән кулга сукмыйлар.
Язмыш белән үзара килешү төзеп булмый.
Тормыш ат түгел, аңа йөгән кидереп булмый.
Сүзгә моң үрелеп, җыр туар.
Табигать гүзәллеге белән соклансаң, гомерең озын булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: