Заман сулышы

"Әзер булып тор. Апаң бер атнадан үлә...Сирень исе килә..."

Мин кешеләрне күзәтергә яратам. Кайчагында инде күптән белгән дустыңда бөтенләй бүтән сыйфат, башка килмәгән сәерлекләр күреп шаклар катасың.

...Карт апам авырып ята, кунакка дустым кайтты. Апа инде ярты елдан артык урын өстендә, аны күтәреп утыртып ашатам. Шат күңелле иде ул. Хәзер хәтерләмим ни әйткәнен, тик тыела алмыйча көлүем истә. Көләм дә көләм, һич туктый алмыйм. Шулчак теге дустым килеп керде. Елмаеп килеп кергән иде, апага карауга, йөзе таштай катты, күзгә күренеп агарынды. Аптырап бер дустыма, бер апага карыйм: беренче очрашулары түгел, апа ятуга калгач та өченче кайтуы. Ул кырт борылып чыгып китте. Апаның тамагына ашаттым да, астын алыштырып, кулына дисбесен тоттырдым: “Апа, ярты сәгатьтән телевизор карарга алып чыгам, бераз ял ит яме”, – дип (бик мавыгып Бразилия сериалы карый иде ) дустым артыннан ишек алдына чыктым.

– Син ник алай эшлисең? – дип дустымны әрләдем. – Авыру кеше ни уйламас, болай да бик интегә бит. Миңа сиздерми генә, төне буе йоклый алмый. Шунда ахирәтем: “Миләш, дускай, үпкәләмә, тик апаңнан ... үлем исе килә, тагын 8 көн гомере калган, төшке ашын ашагач үләчәк”, – дип куймасынмы! Баш түбәмдә чәчләрем селкенә башлады, шабыр тиргә баттым:

– Син минем йөрәгем ярылып үлүемне телисең ахрысы! Ничек телең әйләнә шуны әйтергә? – дим, күз яшьләремә төелеп.

– Туктале, Миләш, син мине дөрес аңла. Әгәр сине яратмасам, дустым дип санамасам, әни янына да кермичә, синең хәлеңне белергә кайтмас идем. Бу сүзләрне әйтмәс идем. Әзер булып тор диюем. Апаң, чыннан да, бер атнадан үлә. Мин бүген китәм, 6 көннән кайтам. Кирәкле әйберләрен бергәләп карыйк. Җитешмәгән нәрсәләр юк микән, ала кайтырмын.

– Синең белән аның әйберләрен актара алмыйм мин. Козгынчыдан апа килгәч карарбыз, ул яхшы белә аның ише нәрсәләрне, – дим сулкылдап. – Зур сандыгы туп-тулы, күмү кирәк-яраклары җитешле булырга тиеш. Яши әле ул, кирегә юрап торма. Дустым кочагына алды:

– Мин әйткәнчә булачак, Миләш, елама. Дөресен әйтәм, үзем дә шат түгел бу хәлемә, сөйләрмен әле апаң үлгәч.

– Каян килгән Хозыр Ильяс! Кемгә күпме гомер бирелгәнен бер Алла белә, әйдә керик, аш суына, Нурислам да көтәдер!

8 көннән апа үлде. Мин аш ашатып чыгып 10 минут үткәч. Тып-тыныч үлде. Газапланмады. Тик үләренә 3 көн кала колагыннан алкаларын салдырырга кушты, аннан соң сүз арасында гына кыстырган кебек итеп:

– Олан, бәбкәем, Нурислам чәйне бик кайнар итеп эчәргә ярата, каты итеп, исеңнән чыгарма! Ашыңны да кайнар килеш ашатырга тырыш. Ирләр алар ат шикелле – гел ашап торсалар да, гел ач булалар, бүген нәрсә пешерим дип сорама, табак тулы итле ашың гел әзер булсын, – диде.

Мин, сәерсенеп:

– Апа, Нурислам миннән сорап тормый бит, күп чакта үзе пешерә, миннән шәбрәк пешерә, – дигәч, елмаеп кына куйды.

Дустым апа үлгәч тагын кайтты.

– Хәзер сөйлә инде, кайдан белдең апаның үләсен? – дим.

– Ничек белгәнемне әйтә алмыйм. Кинәттән башланды бу хәл. – дип сөйләп китте ул. – Заводта әбәт ашап утырабыз, кинәт борыныма сәер, моңарчы таныш булмаган ис килеп керде. Сирень исенә дә охшаган, туфрак исенә дә. Шулвакыт Наилә исемле хатын әбәтен тәмамлап торып китте, теге ис тә аңа “ияреп” китеп барды. Аптырадым, духи-дезодорант ише әйбер исе түгел. Ике көн күзәттем теге хатынны, каршы станокта гына эшли бит. Беркөн ул кинәт станогын туктатты да: “Мин эшли алмыйм, Зөбәрҗәт, башым кыса, кайтырга рөхсәт сорап кил әле”, – дип яныма килеп басты. Теге искә чыдарлык түгел. Киттем. Рөхсәт бирделәр. Ә иртән аны тукталышка җитәрәк машина бәргәнен ишеттек.

Икенче вакыйга болайрак. Безгә кунакка җизни белән апа килде. Җизнине белә идең бит: уен-көлкеле кеше, кич буе авылдагы кызык вакыйгаларны сөйләп, көлдереп хәлебезне алып бетерде. Йоклар алдыннан: “Шәһәрчә юынып карыйк әле”, – дип ваннага кереп китте. Ышанасыңмы, аннан теге ис “ияреп чыкты”! Шулкадәр курыктым. Беләм бит: өйдә сирень чәчәге исен хәтерләтүче шампунь-сабын юк! Китеп 4 көн үтүгә җизни асылынып үлде.

Шул көннән аңладым, ниндидер сәбәпләр аркасында мин үлем исен сизә башлаганмын. Апаңнан шул ис килә иде. Менә шуннан соң мин хәтта иснең көченә карап, кешенең күпме яшиячәген дә әйтергә өйрәндем. Бу хакта беркем белми. Беренче булып сиңа сөйләдем.

Ышанмадым мин дустыма – апамнан бернинди дә ис килми иде. Тик менә шуннан соңгы ике вакыйга мине шаккатырды.

Былтыр Яңа ел бәйрәменнән соң (мин чирләп торгач ул хәл белергә кайткан иде) Зөбәрҗәт белән урамда бер ир яныннан (исемен язмыйм) узып киттек. Шулчак дустьм:

– Фу... тагы сирень исе! – димәсенме!

Мине ток суктымыни, ни әйткәнемне дә белештермичә:

– Яп чуманыңны, күрсәтәм мин сиңа хәзер чәчәк исен! Бу ир – Нурислам белән бер елгы һәм аның дусты, юрама теләсә-нәрсә, Алла сакласын, әллә ниләр булыр! – дидем.

– Юк, малай, бу ир шушы 2 көндә үлә, мин әйтте диярсең!

Икенче көнне мин язма әзерләп утырганда күршебез кереп, теге ирнең махмырдан үлгәнен әйтте. Урындыгымнан мәтәлеп төшә яздым. Ырым-шырымга, юк-барга, төрле мәгънәсезлекләргә ышанмыйм мин. Әмма бит Миләүшәнең бу көнгә кадәр җен белән очрашмавы дөньяда җен юк дигән сүз түгел.

– Зөбәрҗәт, әйдә болай итәбез. Теге вакыйгалар бәлки туры килү генә булгандыр. Мин хәзер бер җиргә барам, син дә минем белән барырсың. Безгә 2 авылны узарга кирәк, кемнән “сирень исе” килә, миңа әйтерсең? – дидем.

Киттек, өч көн йөрдек, “теге исне” очратмадык. Зөбәрҗәт китәргә җыенды. Автобуста Мамадышка кадәр озата киттем. Базарда танышларым күп, исәнләшеп чыгыйк әле дип кердек. Мин бер танышым белән сөйләшеп торганда Зөбәрҗәт кабыргама төртте:

– Теге ис!

Күзләремне шакмакландырып ул караган якка карасам... Ходаем, булмас, булмас!!!

– Кайчан?! – дим тыным бетеп.

– Бер атна чамасы вакыты бар...

Бер атнадан үлде миңа чиксез якын булган кешем.

Көтелмәгән, без белмәгән сәбәпләр аркасында кешедә кинәт ниндидер “ишек ачыла”. Мондый кешеләр бик-бик сирәк. ”Тишелеп чыккан” сәләтләреннән явызларча файдаланып, кешеләрне алдаучылар бар. Тик, чыннан да, сәләте ачылган кеше моны сиздермәскә тырыша. Чөнки ул белә, сәер, шомлы серен чишсә иң башта аның якыннарына кыен була.

Мин дустымны бик яратам. Әнидән, ападан соң беренче сердәшем гел ул булды. Тик, дөресен әйтим, элек мин аны бер ай күрмәсәм, бик юксына, сагына, эзли башлый идем, ул да шулай, минем юл йөрергә яратмаганлыгымны белеп, күп вакыт үзе кайтып йөрде.

Тик хәзер мин аның кайтуын бик хәвефләнеп көтәм. Күз алдыгызга китерегез, дустыңның хәлен сорашкач, иң башта күзләренә текәләсең, сүзсез генә сорыйсың:

– Дускай, җаный, миннән “сирень исе” килмиме? Якыннарымда ул ис юкмы? – дисең.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.

http://arskmedia.ru/news/yazmyshlar/zer-bulyp-tor-apa-ber-atnadan-lsiren-ise-kil

https://photo.tatar-inform.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: