Заман сулышы

Лениногорскилылар өчен Зифа Кадырова белән әңгәмә

"Әйтәсе сүзләрем йөрәк түремә җыелганда гына язам" - Зифа ханым, сезнең китапларда тормыш чынбарлыгы ярылып ята, китапларны укырга тотынгач, алардан аерылып булмый, хәтта геройлар тормышы белән яши башлыйсың. - Мин әсәрләремне шулхәтле бирелеп, бөтен җаным-тәнем белән язам, хәтта алар китап булып чыккач яңабаштан укый да алмыйм. Геройларымның кичерешләрен кабат йөрәгем...

"Әйтәсе сүзләрем йөрәк түремә җыелганда гына язам"

- Зифа ханым, сезнең китапларда тормыш чынбарлыгы ярылып ята, китапларны укырга тотынгач, алардан аерылып булмый, хәтта геройлар тормышы белән яши башлыйсың.

- Мин әсәрләремне шулхәтле бирелеп, бөтен җаным-тәнем белән язам, хәтта алар китап булып чыккач яңабаштан укый да алмыйм. Геройларымның кичерешләрен кабат йөрәгем аша үткәрү минем өчен бик авыр. Күп кенә кешеләр: "Зифа апа, сез бит минем тормышымны язгансыз. Боларны кайдан белдегез", - диләр. Сюжетларның берсе дә һавадан алынмаган."Бәхеткә юл кайдан?" дигән әсәрне генә алыйк. Анда сукбайлар тормышын шулхәтле ачык тасвирлыйсыз, ничек язып бетердегез дигән сорауны еш ишетәм. Пенсиягә кадәр "Камастройсервис"та электромонтажчы булып эшләдем. Җир астына төшеп кабельләр сузарга туры килде. Ә анда коеда яшәүче сукбайларны еш очраттым. Юынмаган, пычрак, сасы сукбайларны күргәч йөрәгем әрни иде. Йөрәгемдә җыелган уй-кичерешләремне шушы әсәремдә күрсәттем дә инде

- Әсәрләрегез әкияти тәмамлана. Күпләр моның белән килешми, дөреслеккә туры килми ди. Бу хакта ни диярсез?

- "Бәхеткә юл кайдан" әсәрендә төп герой Дилә гомер буе мыскыл иткән, кыйнап яшәгән тормыш иптәше Рамисны гафу итә. Ул аны гафу итәргә тиеш түгел иде дип күпләр каршы чыга. Ә бит Рамис, соң булса да үз гаебен аңлый һәм аның ялгышларын бик тә төзәтәсе килә. Үле кеше генә хатасын төзәтә алмаска мөмкин, ә ул тере кеше. Әсәрләремнең беркадәр әкияти тәмамлануы да, минем яктылыкка, яхшылыкка ышаныч, өмет калдырасым килүдән.

- Төрле язучы төрлечә иҗат итә:сез илһам килгәнне көтәсезме, әллә һәр көнне язасызмы?

- Әйтәсе сүзләрем йөрәк түремә җыелганда гына язам. Юк икән, нәрсәдер уйлап чыгарып, кызык булсын һәм китап саны өчен генә язасым килми. Һәрбер кешенең тормышында авыр мизгелләр була. Бу хакта беркемгә дә сөйләп тә, аңлатып та булмый. Менә шул чакта кулга каләм алып, күңелдә җыелган сүзләр үзеннән-үзе кәгазь битенә төшә. Шуннан соң күңелдәге авыр хисләр каядыр таралган, җиңеләйгәндәй булып китәсең. Бушанасыгыз килсә, сез дә язып карагыз, кәгазь бите барысына да түзә ул.

- "Синсез килгән язлар"ны үз тормышыгыз турында, дип тә сөйләүчеләр бар.

- Бу әсәрем тормыш иптәшемне мәңгелеккә югалтканнан соң басылып чыкты. Шуңа күрә дә шулай диеп әйтүчеләр күпп. Дөреслеккә бик үк туры килми, әмма һәрбер әсәремдә берникадәр үзем дә бар, анысы хак.

- Халык тарафыннан иң яратып укылганнары кайсы дип уйлыйсыз?

- Бүгенге көндә алты китабым басылып чыкты. Аның бишесе татар телендә, ә берсе "Сагынырсың син булмам" китабымның рус телендәге варианты- "Сумбуль" дип атала. Башка әсәрләремнең дә тәрҗемәсен киләчәктә күрерсез дип уйлыйм. Мине дөньяга чыгаручы - "Сагынырсың, мин булмам" повесте булды. Юбилей уңаеннан, бүләккә дип дусларым өчен генә бастырган китабымның гомере озын булды һәм зур уңышка иреште. Аны җиде тапкыр яңадан бастырырга һәм рус теленә тәрҗемә итәргә туры килде. Мәхәббәт турындагы бу әсәремне яшьләр аеруча да яратып укый. Аңлашыла да, һәр егет Сөмбел кебек кызны, ә һәрбер кыз Байрас кебек ышанычлы егетне эзли.

- Сезгә хатлар күп киләме? Кешеләр белән аралашырга яратасызмы?

- Электрон адресыма да, китапханәләрдә дә бик күп хатлар калдыралар. Киңәш сорап язучылар да бар. Бервакыт миңа бер яшь кыз: "Зифа апа, беләсезме, мин дә бит Сөмбел хәлендә. Әни мине аңламый", - дип язып җибәргән . Мин куркуга калдым, нәрсә диеп җавап бирсәм дөресрәк булыр икән дип озак уйладым һәм аңа: "Аңласа,бары тик әниең генә аңлар. Сабыр бул", -дип җавап тоттым. Берничә айдан соң бу кызның: "Зифа апа, рәхмәт сезгә, әни белән аңлаштык, мин бик тә бәхетле", - дип язганын укыгач, әй сөендем.

- Гаиләгез белән таныштырып китсәгез иде. Алар сезнең китапларны укыймы?

-Язган хикәяләремне, иң беренчеләрдән булып, тормыш иптәшем Марсельга укыта идем. Аннан дәшми-тынмый аның һәр хәрәкәтен күзәтәм: мыштым гына борынын тартып алыр, йә шунда уфтанып куяр, яки арлы-бирле бүлмә буйлап йөрер, һич булмаса, тәмәке тартырга чыгып китәр иде. Минем өчен бик нык терәк булды, очрашуларга да һәрвакыт бергә йөрдек. Урыны оҗмахта булсын, бик матур һәм тату яшәдек. Менә дигән ике бала тәрбияләдек. Мәрхүмкәем: "Кайда идең, ник элек язмадың", дия торган иде. Аның вафатыннан соң язганым юк дисәм дә була. Хәзер янымда кызым Регина.. Улым Руслан да Яр Чаллыда яши. Алар минем иң кадерле кешеләрем, әле янымда әнием дә яши.

- Зифа ханым, үзегез турында бераз сөйләп китегез әле.

- Үзем мин гади гаиләдән. Әтием гомер буе көтү көтте, әнием-сыер савучы булып эшләде.Үземне әдәбият белән кызыксынып яшәгән кешеләр рәтенә кертә алмыйм. Югары белемем дә юк, ничек дөрес итеп язу серләрен дә белмим. Яр Чаллы шәһәренә килгәч, төрле эшләр башкарырга туры килде: штукатур, маляр, диспетчер, кондуктор һәм соңгы унике елымны ир-атлар арасында электромонтажчы. Шуңа күрә дә Зифа Кадырова- язучы түгел бит ул, нигә аны укыйсыз, надан каласыз дигәнрәк сүзләр ишетергә туры килә. Әмма үземнең укучыларым булуына шат, алар минем зур байлыгым.

- Зифа ханым, китап чыгару зур чыгымнар сорый, сез аларны чыгару өчен спонсорлар эзлисезме, әллә үзегезнең көчегезгә таянасызмы?

- Китапларымның чыгымнарын барысын да үзем каплыйм. Бернинди спонсорларым да юк. Кайда бурычка чыгарырга көтеп торалар, кайда кредит алып шулай үз тырышлыгым белән нәшер итәм.

- Лениногорскида беренче тапкырмы? Бу очрашу сездә нинди тәэсир калдырды?

- Ниһаять, сезнең якларга да килеп чыгарга насыйп булды. Чакыруыгыз өчен һәм җылы итеп каршы алуыгыз өчен рәхмәт. Шулай ук китапханә хезмәткәрләренә карата да хөрмәтем олы. Язучыларның әсәрләрен укучыларга җиткерүче кешеләр бит алар. Шәһәрегез талантларга да бай икән:Рамил исемле егетегез шундый матур җырлый, рәхәтләнеп тыңладым. Ә Мәдинә Сафиуллина д әсәремне шулхәтле оста һәм дулкынландыргыч итеп укыды, үземне елаудан көчкә тыеп тордым. Бер елый башласам, туктый алмыйм мин. Һәр чакырган җиргә барырга тырышам, әле сездән соң Оренбург якларына китәчәкбез.

Әңгәмдәш: Зилә Мөдәррисова

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: