Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханәдә репрессия корбаннарына багышланган кичә узды (фотолар)

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды. Бирегә сәяси репрессиягә дучар булганнарның балалары, туганнары, якыннары җыелды. "Сез тере тарих, авыр язмыш ияләре, шулай да бирешмәгәнсез, хәзер дә иҗтимагый тормышта актив катнашасыз", ди район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова. Аларга карата җылы теләкләрне ветераннар советы, социаль яклау...

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды.


Бирегә сәяси репрессиягә дучар булганнарның балалары, туганнары, якыннары җыелды. "Сез тере тарих, авыр язмыш ияләре, шулай да бирешмәгәнсез, хәзер дә иҗтимагый тормышта актив катнашасыз", ди район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова. Аларга карата җылы теләкләрне ветераннар советы, социаль яклау бүлеге җиткерде.

Ветеран-укытучы Рәисә Фәтхуллина ире - Урал Фатыйхович гаиләсенә дә әлеге афәт кагылуы турында сөйләде, истәлекләре белән бүлеште. Бу хакта аның китабы да бар. Рәисә Мәхүмновнага ветераннар советы исеменнән Рәхмәт хаты да тапшырылды.

Кичәдә җыр-моң яңгырады, ветеран ханымнар, яшь җырчылар чыгыш ясады.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев