Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай халкы яңа күпердән йөри

Иҗтимагый совет алдыннан "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасарлары Азат Ягафаров һәм Ринат Шәфигуллин Зәй-Каратай авылында халык белән очрашты.

Монда район башлыгы  Рәгать Хөсәенов белән берлектә  авылда Каратай елгасы аша салынган яңа күперне карадылар. Күпер депутатка теләкләр (наказлар) рамкасы кысаларында “Татнефть” җәмгыяте хисабына төзелде.

“Иске күпер 1980 елда төзелгән иде, 41 ел хезмәт итте. Берничә мәртәбә ремонтланды, тик еллар уза барган саен ышанычлылыгын югалтты, соңгы елларда җиңел машиналар гына үтә алды. Зур техника, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары моннан йөри алмый иде, - дип сөйли Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.

Нефтьчеләр үз өсләренә финанс ягын алалар, төзүчеләр тиз арада сыйфатлы итеп эшне башкаралар һәм – ышанычлы, яхшы итеп төзелгән күпер әзер була. “авыл халкына озак еллар хезмәт итсен”, - дип теләде Азат Ягафаров. Шулай ук авылдагы проблема хакында да сүз булды: су белән тәэмин итү соравы нефтьчеләрнең контроленә алынды.

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев