Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай мәктәбен 50 ел элек тәмамлаучылар очрашты (фотолар)

12 июльдә булды ул очрашу. "Мөслимәләр оешмасы" җитәкчесе Рәисә Якупова, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәфис Ихсанов һәм Галимә һәм Атлас Йосыповлар шушы дата уңаеннан төрле якларга сибелгән сабакташларын бергә җыярга сөйләшәләр. Бу көнне мәктәп ишегалды шау-гөр килеп торды. Алар кайлардан гына кайтмаган: Себер, Урта...

12 июльдә булды ул очрашу.

"Мөслимәләр оешмасы" җитәкчесе Рәисә Якупова, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Нәфис Ихсанов һәм Галимә һәм Атлас Йосыповлар шушы дата уңаеннан төрле якларга сибелгән сабакташларын бергә җыярга сөйләшәләр.

Бу көнне мәктәп ишегалды шау-гөр килеп торды. Алар кайлардан гына кайтмаган: Себер, Урта Азия якларыннан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Магнитогорскийдан, Әлмәттән, Азнакайдан, Түбән Камадан, Бөгелмәдән...

40 елдан артык гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучылар да килгән иде. Алар өчәү: авылда яшәүче Әхмәтшина Халидә, Батталова Лилия апалар. Татарстанның атказанган укытучысы Сания апа Хәсәнова Казан шәһәреннән үк кайткан иде.
5-6 сәгатькә сузылган кичәдә бертуктаусыз җыр-моң, уен-көлке яңгырап, авылыбыз урамнарына агылды.
Җәүдәт Хәлимов
Әлеге очрашу турында тулырак язманы "Заман сулышы" газетының 15 июль саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев