Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратай җыенында авылда байтак эш башкарылганы турында сөйләделәр (фотолар)

Зәй-Каратай авылы җыенында төрле оешма-хезмәт вәкилләре катнашты, шулай ук авыл халкы да күпләп килде. Биредә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, шәһәр прокуроры Петр Гринь катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады. Авылда шактый эшләр башкарылган икән: җәй аенда районның юл фонды бюджетыннан бүлеп...

Зәй-Каратай авылы җыенында төрле оешма-хезмәт вәкилләре катнашты, шулай ук авыл халкы да күпләп килде. Биредә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, шәһәр прокуроры Петр Гринь катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады. Авылда шактый эшләр башкарылган икән: җәй аенда районның юл фонды бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага авылның Вахит урамына тулысынча, ә Совет урамына өлешчә яхшы таш юл түшәлгән. Авыл җирлеге бюджетыннан Подгорная урамына һәм Совет урамының бер өлешенә таш түшәү башкарылган. Алар авыл уртасыннан узган Совет урамына тулысынча асфальт җәйдерү турында хыялланалар. Бу гозерне район башлыгына җиткерделәр.

Авыл буасындагы гидротехник корылманың дамбасын таш белән ныгыту эше башкарылган. Подгорная урамында 30 метр су линиясе яңага алыштырылган. Урамда ел әйләнәсе агып торган колонкаларны бетерү һәм искергән суүткәргечләрне алыштыру кебек эшләр быел башкарылачак планга кергән.

Язманың тулы вариантын "Заман сулышы"ның киләсе, чәршәмбе санында укыгыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев