Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайда бәйрәмне концерт һәм чаңгыда ярышып уздырганнар (фотолар)

23е көнне мәдәният йортында "Туган якка солдат сәламе" дигән кичә үтте, дип хәбәр итте авыл китапханәчесе Гүзәлия Фәхретдинова. 2016 елда безнең авылдан хәрби хезмәткә 5 ир -егет китте. Алар - Алмаз Мортазин,Рәфис Әхмәтҗанов, Илһам Шәңгәрәев, Айдар Хәйруллин, Рушан Камалетдинов. Егетләребез бүгенге көндә сау- сәламәт булып төрле җирләрдә хезмәт итә. Без...

23е көнне мәдәният йортында "Туган якка солдат сәламе" дигән кичә үтте, дип хәбәр итте авыл китапханәчесе Гүзәлия Фәхретдинова.
2016 елда безнең авылдан хәрби хезмәткә 5 ир -егет китте. Алар - Алмаз Мортазин,Рәфис Әхмәтҗанов, Илһам Шәңгәрәев, Айдар Хәйруллин, Рушан Камалетдинов. Егетләребез бүгенге көндә сау- сәламәт булып төрле җирләрдә хезмәт итә.
Без аларга, мәктәп укучылары, шулай ук авыл китапханәсе белән берлектә бәйрәм белән котлап туган яктан сәлам хатлары җибәрдек.
Сәхнәдә, солдат егетләребезне кайда ничек хезмәт итүләрен искә алып сәламне җыр-биюләр аша җиткердек һәм әти-әниләренә рәхмәт йөзеннән авыл башлыгы Миләүшә Идиятова сертификат тапшырды.
24 февраль көнне исә авылда "Лыжня России-2017" чангы ярышлары узды. 14 яшькәчә балалар, 14 яшьтән олыраклар, хатын кызлар һәм ир-атлар аерым этапларда ярышты. Һәрберсендә урыннар билгеләнеп җиңүчеләр Дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев