Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй-Каратайның Исәнгелде чишмәсе яшьлегенә “кайтты” (+фотолар)

Күптән түгел Лениногорскиның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчәсе Зәй-Каратайда борынгы гореф-гадәтләрне күрсәтеп, беразга гына булса да, элеккеге елларга кайтып килдек.



Чишмәгә төшеп, тешне сындырырлык салкын суда кер чайкаганыгыз бармы? Ә самавырларны ком ташы белән чистартканыгыз? Олырак яшьтәгеләр “Яшь чакта авылда торганда гел шулай итә идек”, дип җавап бирәчәк.

Кем инде хәзер керне чишмәгә алып төшеп чайкасын, диярсез. Автомат кер юу машинасына салдың – эше бетте: юган, чайкаган, киптергән. Ә юк инде, хөрмәтле газет укучылар, чишмәгә алып барып, салкын суда чайкаган  керләр тагын да агарып китә, хуш исләнә, чишмәгә, агымсуга карап, күңелдә йөрткән хисләреңне сөйләп, серләшеп аласың...

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы рәисе Тәслимә Рәфыйкова әйтүенчә, чишмәләр янына бару онытылып килә, кер чайкау йоласы да үтәлми.
-    Яшьтән үк авыл чишмәсендә кер чайкап үскәнгәдер инде, минем бүген дә шунда барып, кер чайкыйсым килә. Шулай эшлибез дә. Шәһәр тормышы бу гадәтне оныттырмады, менә җәен авылда торганда, чишмә буена кер чайкарга киләм. Күптәннән күңелемә йолалар күрсәтүне кертеп куйган идем, “Ак калфак”лы кызларыма чишмә буенда йолаларны үткәрергә дигән ниятемне әйткәч, алар хуплап алды. Бүгенге чарабызда Зәй-Каратай мәктәбе укучылары катнашуы да шатлыклы күренеш, үсеп килүче буын безнең гореф-гадәтләрне онытмыйча, күреп, белеп үссеннәр иде, - дигән фикерен җиткерде Тәслимә Рәфыйкова.

Ул көнне Каратай елгасы буендагы Исәнгелде чишмәсе гөр килеп торды. Әнә күз явын алырлык күлмәкләрен киеп, бизәкле чиләк-көянтәләрен тотып, “Ак калфак” кызлары чишмәгә төшеп килә. Зәй-Каратайның “Рәйхан” ансамбле, авылның “Ак калфак” бүлекчәсе хатын-кызлары да монда мәш килеп йөри. Авыл апалары, абыйлары да биредә. Мәктәп укучылары, нинди чара булыр икән дип, кызыксынып көтә. Бер почмакта самавырда чәй кайнап утыра. Ике “Ак калфак” оешмасының (Лениногорск һәм Зәй-Каратай) тәүге очрашуы да иде.  Чараны авылның мулласы – Илдус хәзрәт дога белән башлады, гореф-гадәтләр турында сөйләде.

Әлеге чишмәгә шушы авыл кешесе исеме бирелгән, Исәнгелде бабай чишмәне карап, чистартып торган. Тәслимә ханым әйтүенчә, аның турында авыл тарихы китабында мәгълүмат бар. Шулай ук әлеге чарада бабайның оныкчыгы Рауза апа Ямаева катнашты. “Исәнгелде – минем әтәйнең бабасы. Бабайның дүрт малае булган. Аларның ихаталары, буралары була, аннары йорт төзиләр. Безнең балачак шушы су буенда узды”, - дип сөйли 84 яшьлек Рауза апа.

Чишмә барлыкка килүгә байтак еллар үтсә дә, бүгенге көнгә кадәр үзенең тәмле суы белән авылны тәэмин итеп тора.

“Ак калфак” оешмасының уңган хатын-кызларының берсе – Гөлфирә Рафикова чишмәгә кер чайкарга төште. Шул арада үзенең истәлеген сөйләп алды: “Туебыз көнне кулыма көянтә-чиләкләр биреп, Әлмәмәт чишмәсенә су алып кайтырга җибәрделәр. Ул елларда кер чайкаучылар күп була иде”, - ди Гөлфирә ханым. Ул – Зәй-Каратай килене икән. Гомумән, биредә әлеге авыл киленнәре күп иде һәм барысы да чишмәгә йөреп су ташыганнар, һәркайсының чишмә белән бәйле хатирәсе бар.

Тәслимә ханым кер чайкаучылар янына яшь кызларны – мәктәп укучыларын да чакырды. Аларның да шулай эшләп карыйсылары килгән икән бит. Рошания Хәсәншинаның тормыш иптәше бәләк тә ясап биргән. Бездә бит ике малай үсте, бәләк – чайкаганда иң кирәкле корал, ди. Баксаң, керләрнең барысы да бәләкләнми икән. Керне чайкаганда тискәре ягын да әйләндереп чайкарга кирәк, ди ул.

Авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова бизәкле чиләк-көянтәсен иңенә элеп, чишмәгә суга килде.
-    Без барыбыз да авылдан чыктык. Гел чишмәгә йөрдек. Соңгы суны алып кайтканда чиләкләр тышын юып кайта идек. Кызыл балчык белән чиләк тышын агарттык, чүпрәк урынына бака яфрагы үләнен кулландык, - дип җәһәт кенә эшләп тә алды. Чистарткач, чиләкләрен су белән тутыргач, бик матур  җыр башкарды, баянда ире – Рөстәм Идиятов уйнады.

Чара барышында авылның актив, уңган-булган Расиха апа Хәйбрахманова әйтүенчә, керне агартып юуның сере – селте ясап, шунда тотып юуда. Элек селте ясаулары турында сөйләде.

Ниләр күрде икән самавыр, ни көйли икән җиз самавыр дип, самавыр тотып, “Ак калфак”лы Сәрия Миргасыймова чишмә янына килде. Элек бит барлык савыт-сабаны биредә чистартканнар. Рәисә апа Якупова әйтүенчә, зур казаннарны, кәстрүлләрне ком, корым белән чишмә янында чистарта идек ди. Ә Тәслимә ханым ире белән  йорт нигезен ныгытканда, ком ташы тапканнар һәм ул аны кирәге чыгар дип, җыеп та куйган булган. “Самавыр чистартырга кирәк булды менә”, - ди.

Ул көнне Исәнгелде чишмәсе янында җыр-моң өзелмәде: авылның “Рәйхан” ансамбле, Тәслимә Шәрипова, “Сүнмәс ялкын” ансамбле җырлар башкарды, ике “Ак калфак” оешмасы җырлы-биюле уеннар уйнады, шулай итеп ике арада дуслык ныгыды, элемтәләр урнашты.
Соңыннан бергәләп табигатьтә, чишмә янында тәмле бәлеш ашап, чәйләр эчеп, сөйләшеп утырдылар, ахырдан дога кылдылар.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев