Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

1 сентябрьдән автомобильләрне эвакуацияләү тарифы үзгәрә

Аның бәясе двигательнең егәрлегенә карап билгеләнәчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәт автомобильләрне эвакуацияләү тарифларын исәпләүнең яңа алымын эшләгән, дип хәбәр итә "Коммерсант". Хәзер аның бәясе двигательнең егәрлегенә карап билгеләнәчәк. Ведомство борыгы нигезендә машиналарны штрафстоянкага эвакуацияләүдә төбәкләр өчен бәяләрне формалаштыруда бердәм кагыйдәләр эшләнгән. Элек исә тарифларны субъектлар үзләре билгели иде. РФ Административ...

Аның бәясе двигательнең егәрлегенә карап билгеләнәчәк.


Монополиягә каршы федераль хезмәт автомобильләрне эвакуацияләү тарифларын исәпләүнең яңа алымын эшләгән, дип хәбәр итә "Коммерсант". Хәзер аның бәясе двигательнең егәрлегенә карап билгеләнәчәк. Ведомство борыгы нигезендә машиналарны штрафстоянкага эвакуацияләүдә төбәкләр өчен бәяләрне формалаштыруда бердәм кагыйдәләр эшләнгән. Элек исә тарифларны субъектлар үзләре билгели иде.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, 2016 елның 1 сентябреннән төбәкләр Монополиягә каршы федераль хезмәт әзерләгән документларга яраклы итеп тарифларны яңадан исәпләргә тиеш була.

Приказда, башлыча, тарифлар "транспорт чарасының рөхсәт ителгән максималь массадан, габаритыннан һәм категориясеннән чыгып билгеләнергә мөмкин" диелә.

Шуңа да алар исәп-хисапны тотылган чыгымнардан (ягулык, техника амортизациясе, машина йөртүчегә түләү һ.б.), яки индексация методы, яки базар бәяләреннән чыгып (мәсәлән, машина ватылып үзләре эвакуатор чакырткан очракта) ясарга тиеш булалар. Тарифлар елына бер тапкырдан да артык алышынырга тиеш түгел.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев