Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

“Афина” бассейнында һәлак булган бала эше буенча гаепләнүчеләргә карата билгеләнгән җәза үзгәртелде

Чаллы шәһәр суды "Афина" бассейнында һәлак булган бала эше буенча гаепләнүчеләргә карата билгеләнгән җәзаны үзгәртте. Ноябрь аеннан башлап өйдән чыгып йөрүләре чикләнгән бассейн хуҗасы Наталья Мавренкова һәм кассир Олеся Шадрина хәзер бары илдән читкә чыкмаска тиеш. Исегезгә төшерәбез, 19 ноябрьдә 11 яшьлек кыз кыз бассейнга дусты белән беренче тапкыр килгән...

Чаллы шәһәр суды "Афина" бассейнында һәлак булган бала эше буенча гаепләнүчеләргә карата билгеләнгән җәзаны үзгәртте. Ноябрь аеннан башлап өйдән чыгып йөрүләре чикләнгән бассейн хуҗасы Наталья Мавренкова һәм кассир Олеся Шадрина хәзер бары илдән читкә чыкмаска тиеш. Исегезгә төшерәбез, 19 ноябрьдә 11 яшьлек кыз кыз бассейнга дусты белән беренче тапкыр килгән булган.

Су кергән вакытта, дусты аның юкка чыгуын күреп, инструкторга хәбәр иткән. Инструктор исә 16 яшьлек укучы бала булган. Җитмәсә ул бассейнда берничә көн генә һәм рәсми теркәлмичә эшләгән. Тикшерүчеләр ачыклаганча, квалификацияле белгечнең булмавына карамастан, Мавренкова, табыш югалтудан куркып, балигъ булмаган баланы эш урынында калдырырга булган. Моннан тыш Шадринаның да кызларны өлкәннәрдән башка су керергә рөхсәт биреп, балаларның бассейнда булу эчке куркынычсызлык кагыйдәләрнең үтәмәвен күрсәткән.

Әлеге очрак буенча суд эше февраль аенда башланачак.

http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев