Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Акча гына түгел, кеше фатирын да үзләштергән

44 яшьлек Эльвира Каюмовага карата җинаять эше кузгатылган. Психоневрология диспансерының баш хисапчысы булып эшләп, ул дәүләт органнарына ялган документлар тапшырган һәм шифаханәнең пациенты булган бер әбинең фатирына хуҗа булган. Әби үлгәннән соң фатирны үз исеменә теркәгән. Шулай итеп Яшел Үзән хакимиятенә 1 млн сумлык зыян китергән. Ул гына да түгел,...

44 яшьлек Эльвира Каюмовага карата җинаять эше кузгатылган.

Психоневрология диспансерының баш хисапчысы булып эшләп, ул дәүләт органнарына ялган документлар тапшырган һәм шифаханәнең пациенты булган бер әбинең фатирына хуҗа булган. Әби үлгәннән соң фатирны үз исеменә теркәгән. Шулай итеп Яшел Үзән хакимиятенә 1 млн сумлык зыян китергән. Ул гына да түгел, диспансерның халыкка түләүле хезмәт күрсәтүдән алган 963 мең сум акчасына да хуҗа булган әле ул. Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан да 2,2 млн сум акчага кул сузган. Чираттагы ялга чыкканда үзенә 114 мең сум премия язган.

Аның кырын гамәлләре җәмгысе 4,4 млн сумга җыела. Суд Каюмованы 4 ел ярымга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә хөкем иткән. Тик тәрбиясендә 3 яшьлек баласы булуын исәпкә алып, баласы 14 яшькә җиткәнче хөкем карарын үтәү кичектерелгән.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев