Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Банк карталары чипларыннан мәгълүматны ала белүче «акыллы» караклар пәйда булган

Явыз ниятлеләр банк картасындагы мәгълүматны магнит полосасы аша гына түгел, ә чиплар белән дә саный белә башлаган. Моннан тыш, алар карталарны алыштыра ала, пин-кодны белеп, карта хуҗасының акчаларына ия булырга мөмкин. Бу хакта ТАСС, Россия Банкының куркынычсызлык һәм мәгълүмат саклау баш идарәсе башлыгы Сергей Петрищевка сылтама биреп, хәбәр итә. Аның...

Явыз ниятлеләр банк картасындагы мәгълүматны магнит полосасы аша гына түгел, ә чиплар белән дә саный белә башлаган. Моннан тыш, алар карталарны алыштыра ала, пин-кодны белеп, карта хуҗасының акчаларына ия булырга мөмкин. Бу хакта ТАСС, Россия Банкының куркынычсызлык һәм мәгълүмат саклау баш идарәсе башлыгы Сергей Петрищевка сылтама биреп, хәбәр итә.

Аның бедерүенчә, 2016 елда банклар тарафыннан скиммер куллану очраклары теркәлгән. Алар җайланма эченә урнаштырыла һәм тыштан күренми.

«Кагыйдә буларак, әлеге җайланмалар магнит полосасыннан барлык мәгълүматны тартып ала, шулай ук аларны чиптан да саный. Скиммер алынган мәгълүматны саклый яисә ерактагы башка җайланмага тапшыра», - диде Петрищев.

Шулай ук явыз ниятлеләр скиммер белән бергә микрокамера панеленә микрокамералар да урнаштырган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев