Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Башлык сатарга теләгән хатын ярты миллион акчасыннан колак каккан

Тикшерү барышында ачыкланганча, "сатып алучының" телефон номеры Калуга өлкәсендә теркәлгән

Башлыгын интернет аша сатарга теләгән Чаллы кешесе ярты миллион сум акчасын мошенникларга биргән. Бу турыда “Челнинские известия” яза.

Билгесез караклар 48 яшьлек хатынның банк счетыннан барлык булган акчаларны – 521 мең 448 сумны урлаган.

Вакыйга узган ялларда булган. Хастаханәдә эшләүче хатын полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, "сатып алучының" телефон номеры Калуга өлкәсендә теркәлгән.

Барысы да гадәти сценарий буенча бара: хатын-кызга шалтыратып, башлык өчен акчаны аның счетына күчерәчәкләр, дип ышандырганнар. Зыян күрүче үзенең банк картасы реквизитларын атаган һәм нәтиҗәдә бөтен акчаларыннан колак каккан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175100/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X