Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Бер көн эчендә дүрт кеше алданган

Ике очракта Татарстан кешеләре "һәлакәткә юлыккан" туганнарын коткарабыз дип, ә калган икесендә бушлай белдерү урнаштыру сайты аша кырыгалдарлар кармагына эләккән. Әйтик, Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек картның өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булуын җиткерә. Улын йолып калу өчен, билгеле инде, акча таләп итә. Пенсионер карт 7500...

Ике очракта Татарстан кешеләре "һәлакәткә юлыккан" туганнарын коткарабыз дип, ә калган икесендә бушлай белдерү урнаштыру сайты аша кырыгалдарлар кармагына эләккән.

Әйтик, Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек картның өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәте сәбәпчесе булуын җиткерә. Улын йолып калу өчен, билгеле инде, акча таләп итә. Пенсионер карт 7500 сум акчасын йорт подъездына килгән билгесез кешегә биреп җибәрә.

Шундый ук хәл Казанның Киров районында да була: 82 яшьлек әби-карчык 40 мең сум акчасыннан колак кага.

Ә 31 яшьлек Бөгелмә кешесе белдерүләр интернет-сайты аша квадроцикл алырга теләп, 95 мең сум акчасын кырыгалдарлар исәбенә күчерә.

Шуңа охшаш хәл 27 яшьлек Нурлат кешесе белән дә була. Машина сатып алырга теләгән ир-ат 100 мең сум акчасыннан мәхрүм кала.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев