Заман сулышы

Чаллыда аяк киеме төзәтүче ир-ат балигъ булмаган кызларны көчләгән

Чаллыда балигъ булмаган кызларны көчләгән 48 яшьлек ир-ат, шәһәрдә аяк киеме төзәтүче оста буларак таныш Эдуард Сагиян хөкем каршына басачак. Шәһәр прокуратурасы аңа карата гаепләү белдергән инде. Ул РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләнә. Тикшерү фаразлары буенча, 2008 елның июненнән 2015 елның гыйнварына кадәр Сагиян берничә тапкыр алты кызны...

Чаллыда балигъ булмаган кызларны көчләгән 48 яшьлек ир-ат, шәһәрдә аяк киеме төзәтүче оста буларак таныш Эдуард Сагиян хөкем каршына басачак.
Шәһәр прокуратурасы аңа карата гаепләү белдергән инде. Ул РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепләнә.
Тикшерү фаразлары буенча, 2008 елның июненнән 2015 елның гыйнварына кадәр Сагиян берничә тапкыр алты кызны көчләгән. Шуларның бишесе әле балигълык яшенә дә җитмәгән. Моннан тыш кызларның берсе җенси характердагы көчләү гамәлләренә дә дучар ителгән. Әлеге җинаятьләрне ул Чаллыда арендага алынган фатирларда, шулай ук җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан остаханәсендә кылган.
Ир-атның азгын гамәлләре турында полиция хезмәткәрләренә аның белән берникадәр вакыт бергә яшәгән кызларның берсе хәбәр иткән.
Гомумән алганда, тикшерү органнары тарафыннан әлеге ир-ат 162 вакыйга буенча җинаятьтә гаепләнелә.
Тикшерү барышында Сагиян суд тарафыннан сак астына алынган. Эш тиздән судка тапшырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: