Заман сулышы

“Кайда үлем саталар, хәбәр ит!”

14-25 март аралагында Татарстанда һәм шул исәптән безнең районда "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе старт алды. Җирле халыкны наркомания һәм законсыз рәвештә наркотиклар әйләнеше проблемаларына игътибарын юнәлтү уңаеннан оештырыла ул. Аның кысаларында наркотикларга кагылышлы сораулары булган, шәһәребездә әлеге агулы матдәнең сатылу урынын белгән һәркем 2-72-20,...

14-25 март аралагында Татарстанда һәм шул исәптән безнең районда "Кайда үлем саталар, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе старт алды.
Җирле халыкны наркомания һәм законсыз рәвештә наркотиклар әйләнеше проблемаларына игътибарын юнәлтү уңаеннан оештырыла ул.
Аның кысаларында наркотикларга кагылышлы сораулары булган, шәһәребездә әлеге агулы матдәнең сатылу урынын белгән һәркем 2-72-20, (8-843)2912-002 "ышаныч телефоны" буенча файдалы мәгълүматны хәбәр итә ала.
Берәүгә дә сер түгел, бары тик наркоконтроль белән гади халыкның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә генә әлеге куркыныч хәлне җиңәргә мөмкин.
Эчке эшләр бүлегенең
матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: