Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Казан тире диспансеры баш табибын үтерүчеләр хөкем ителде

Татарстан Югары судында Казан тире диспансеры баш табибы Ринат Әхмәдиевны һәм аның гаиләсен үтерү буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды. Әлеге җинаять 15 ел элек кылынган иде. Суд тарафыннан Үзбәкстан гражданнары - 51 яшьлек Инам Махкамов һәм 44 яшьлек Игорь Сусанов РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2...

Татарстан Югары судында Казан тире диспансеры баш табибы Ринат Әхмәдиевны һәм аның гаиләсен үтерү буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды. Әлеге җинаять 15 ел элек кылынган иде.
Суд тарафыннан Үзбәкстан гражданнары - 51 яшьлек Инам Махкамов һәм 44 яшьлек Игорь Сусанов РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а", "в", "ж", "з" пунктларына туры килгән җинаять кылуда гаепле дип табылды.
Суд тарафыннан ачыкланганча, 20 декабрьгә каршы төндә алар (җинаять кылучыларның өченчесе үлгән) Салмачы бистәсендәге табиб яшәгән йортка бәреп керәләр. Анда йорт хуҗасын бәйләп куеп кыйныйлар, байлык таләп итәләр. Тиешле мәгълүмат алынмагач, җинаятьчеләр 40 яшьлек ир-атны юыну бүлмәсендә батырып, ә аның 6 һәм 9 яшьлек улларын һәм дизайнер буларак чакыртылган йорттагы 44 яшьлек хатын-кызны шаһитлар калдырмас өчен буып үтерәләр. Ә эзне яшерү өчен йортка ут төртәләр.
Суд Махкамов һәм Сусановны да 19,5 елга ирекләреннән мәхрүм итте. Аның беренче дүрт елын алар төрмәдә, ә калганын - кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырачак.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев