Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Казанда кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана табылган

Казанда кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана табылган Беркайда да яшәү урыны билгеле булмаган 40 яшьлек хатын була ул. Яңа туган кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана тотылды, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин. Полиция хезмәткәрләре аның шәхесен бик...

Казанда кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана табылган
Беркайда да яшәү урыны билгеле булмаган 40 яшьлек хатын була ул.
Яңа туган кызын пакетка салып урамда ташлап калдырган ана тотылды, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин.
Полиция хезмәткәрләре аның шәхесен бик тиз ачыклый. Ул яшәү урыны билгеле булмаган 40 яшьлек хатын булып чыга. Ул Казан шәһәре Идел буе районының шул ук урманлыгында, бала тапкан җирендә тоткарлана. Хәзерге вакытта тоткарланучы күрсәтмәләр бирә. Полиция хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, ул кыз бала таба һәм аны пакетка салып, Сафиуллин урамындагы Ашыгыч ярдәм станциясе янында калдыра. Аның аңлатуынча, баланы медицина оешмасында калдырасы була, тик үзен начар хис итү сәбәпле анда барып җитә алмый.
Полиция хезмәткәрләре инде бу хатынның ике баласы барлыгын ачыклый. Аларның берсе балалар йортында тәрбияләнә, икенчесе кыз туганы белән яши.
Светлана Белова, Надия Шәйхетдинова
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев