Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Күрше районда машина яндырганнар

22 гыйнвар көнне төнге 12 туларга 1 минут вакыт калганда, янгын күзәтчелеге бүлегенә Бөгелмә районының Берёзовка посёлогында янгын чыкканлыгы турында хәбәр итәләр. Вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр Chevrolet Lacetti һәм "ВАЗ 2114" машиналарының януын күрә. Беренчесенең салонында ут дөрләсә, икенчесенең моторлы өлеше яна. Уттан гомуми зарар күргән мәйдан 4,5...

22 гыйнвар көнне төнге 12 туларга 1 минут вакыт калганда, янгын күзәтчелеге бүлегенә Бөгелмә районының Берёзовка посёлогында янгын чыкканлыгы турында хәбәр итәләр.

Вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр Chevrolet Lacetti һәм "ВАЗ 2114" машиналарының януын күрә. Беренчесенең салонында ут дөрләсә, икенчесенең моторлы өлеше яна. Уттан гомуми зарар күргән мәйдан 4,5 квадрат метр тәшкил итә.

Янгын чыгуның сәбәбе - милек-мөлкәтне бозу, кеше сәламәтлегенә зыян китерү максатыннан, ут төртүдә. Шул рәвешле зыян салырлык дәрәҗәдә кемнең нинди үче булганлыгын хәзер тикшерүчеләр ачыклый.

http://www.bugulma-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев