Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

«Күршемдә коронавирус»: Әлмәттә яшәүче кыз күршедән үч алу өчен ашыгыч ярдәм чакыра

Пенсионер хатын үзе дә күршедә яшәүче яшь кыздан зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

 

 Әлмәт шәһәрендә яшәүче кыз күршедәге пенсионер хатыннан үч алмакчы була. Шуның өчен ул табибларга мөрәҗәгать итә һәм күршесе коронавирус белән авырый дип әйтә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Узган якшәмбедә ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәр килә. Шалтыратучы кыз Әлмәтнең Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче 65 яшьлек хатын коронавирус белән авырый дип әйтә.

Ашыгыч ярдәм хезмәте шалтыратуның каян килүен ачыклый. Ул биредә яшәүче 22 яшьлек кыз булып чыга. Аны полициягә китергәннәр һәм «Махсус хезмәтләрне ялган чакыру» маддәсе буенча административ хокук бозу турында протокол төзегәннәр. Җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.

Бу кыз олы яшьтәге күршесеннән үч алырга теләвен сөйли. Моңа кадәр пенсионер хатын үзе еш кына полициягә шалтыратып, күршедә яшәүче яшь кыздан зарланган була.

22 яшьлек кызның «наркотик матдәләр, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын сатып алу, саклау, күчереп йөртү, ясау, эшкәртү» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылган булуы да ачыклана. 

 

 

Чыганак: Интертат

Фото: https://pixabay.com/

http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/krshemd-koronavirus-lmtt-yashche-kyz-krshedn-ch-alu-chen-ashygych-yardm-chakyra

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев