Заман сулышы

“Кызыл. Сары. Яшел”

Балалар иҗат йортында шәһәребез мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Кызыл. Сары. Яшел" дип аталган шәһәр конкурсы узды. Ул "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2012" республика конкурсы кысаларында үткәрелде. Аны Балалар иҗат мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә, "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" Лениногорск филиалы оештырды. Әлеге конкурс балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-трансорт...

Балалар иҗат йортында шәһәребез мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Кызыл. Сары. Яшел" дип аталган шәһәр конкурсы узды. Ул "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2012" республика конкурсы кысаларында үткәрелде. Аны Балалар иҗат мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә, "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" Лениногорск филиалы оештырды.


Әлеге конкурс балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-трансорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эшләүне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Ярышта 7 мәктәптән килгән башлангыч сыйныф укучылары көч сынашты. Команда 4 кешедән, ягъни 2 малай, 2 кыздан тора иде. Конкурсның үзенчәлеге - балаларның төркемнәрдә киңәшләшеп эшли белүендә. Алып баручы Светофор Светофорович укучыларны юл хәрәкәтен тәртипкә салучы светофор белән таныштырды. Ул иң элек Британия парламенты бинасы янында Лондон шәһәрендә барлыкка килгән икән. Аннан шул белемнәргә таянып, нәни ЮИДлар сорауларга җавап бирде, үзләрен кызыклы уенда сынады.
Конкурс команданың исемен, девизын үз эченә алган визит карточкасы белән башланып китте. Алар өйдә өйрәнеп килгән шигырь, җыр-биюләр белән сәхнәдә чыгыш ясады, аларның чыгышын жюри әгъзалары бәяләп, балл куеп барды. Өй эшен караганнан соң, эш төркемнәрдә башланды. Беренче бирем "Юл йөрү кагыйдәләре осталары" дип аталып, юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән иде. Һәр төркем капитаны сораулар язылган кәгазьне алып, үз командасы белән киңәшләшеп, төгәл, дөрес җавап бирергә тырышты. Чираттагы бирем "Юллар әлифбасы" дип аталды. Монысында укучылар юл билгеләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте. "Ашыгыч ярдәм" дип аталган соңгы бирем кайсы очракта ничек беренче ярдәм күрсәтүгә багышланган иде. Укучылар барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәп, берсен-берсе уздырып тулы җавап биреп жюри әгъзаларын шаккаттырды. Шуңа да, жюригә җиңүчене билгеләү җиңел булмады. Кайсы команданың иң күп балл җыюын ачыклап, иң яхшы нәтиҗәле команда җиңүче итеп билгеләнде. Шулай итеп, I урынга - 4 нче мәктәп, II урынга - 11 гимназия һәм III урынга - 10 нчы мәктәп командасы чыкты. Җиңүчеләргә "ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе" Лениногорск филиалы тарафыннан бүләкләр тапшырылды.
Ул көнне призлы урын алучы командалар гына түгел, катнашучы һәркем үзенә күп мәгълүмат алып, белгәннәрен ныгыткандыр, дип уйлыйм. Оештыручылар әйтүенчә, конкурста катнашмаган 1, 2, 3, 6 нчы мәктәп һәм 12 лицей, аның мөһимлеген аңлап, киләчәктә уздырылачак конкурсларда катнашыр.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: