Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида берәү таеп егылган хатынга ярдәм иткәндә телефонын урлаган

Полициягә лениногорскилы ханым кесә телефонын урлаулары турында хәбәр итә. Ул, шулай ук, бу эштә кафеда яңа танышкан кешене шикләнүен әйтә. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре эзләү вакытында әлеге ханым тасвирлаган кешегә тап була. Телефон да аңарда табыла. Аңлашылганча, кафедан кайтырга чыккач әлеге 42 яшьлек ир-ат аның артыннан иярә. Юлда хатын таеп...

Полициягә лениногорскилы ханым кесә телефонын урлаулары турында хәбәр итә.
Ул, шулай ук, бу эштә кафеда яңа танышкан кешене шикләнүен әйтә. Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре эзләү вакытында әлеге ханым тасвирлаган кешегә тап була. Телефон да аңарда табыла.
Аңлашылганча, кафедан кайтырга чыккач әлеге 42 яшьлек ир-ат аның артыннан иярә. Юлда хатын таеп егыла, ир-ат аңа торырга булыша, шул вакытта кесәсеннән телефонын ала. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, бу эшен хәмерне артык кулланудан килеп чыкканын әйткән, хәзер җинаять эше кузгатылу мәсьәләсе хәл ителә.
http://len-journal.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев