Заман сулышы

Лениногорскида өч ай хезмәт хакы түләмәгәннәр

Шәһәр прокуратурасы төзелеш фирмасында эшләгән ике лениногорскилының хезмәт хокукларын яклап чыккан. Ачыкланганча, ике эшченең хезмәт хаклары узган елның октябрь-декабрь айлары өчен түләнмәгән, оешманың эшчеләргә бурычы 27 меңнән артып киткән. Дәгъвачыларның хезмәт хокукларын яклау максаты белән шәһәр прокуратурасы оешмадан хезмәт хакын түләтү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән. Шулай ук прокуратура оешма...

Шәһәр прокуратурасы төзелеш фирмасында эшләгән ике лениногорскилының хезмәт хокукларын яклап чыккан.

Ачыкланганча, ике эшченең хезмәт хаклары узган елның октябрь-декабрь айлары өчен түләнмәгән, оешманың эшчеләргә бурычы 27 меңнән артып киткән.
Дәгъвачыларның хезмәт хокукларын яклау максаты белән шәһәр прокуратурасы оешмадан хезмәт хакын түләтү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән.
Шулай ук прокуратура оешма җитәкчесенә административ хокук бозу нигезендә эш кузгаткан.
Эш Республика прокуратурасына җибәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: