Заман сулышы

Лениногорскида фатир басып йөрүчеләрне Оренбургта тоткарлаганнар

Шушы көннәрдә Лениногорск хокук сакчылары шәһәребездә фатир басып йөргән ике Оренбург кешесен тоткарлады. Алар ике очрак буенча гаепләнә, беренчесендә 79 яшьлек пенсионерны алдап өеннән 10 меңгә якын акчасын алып чыкканнар. Икенчесендә өйдә 8 яшьлек кыз гына була, фатирдан 20 меңгә якын ювелир җиһазы, телефон һәм башка әйберләр урлыйлар. Ике зыян...

Шушы көннәрдә Лениногорск хокук сакчылары шәһәребездә фатир басып йөргән ике Оренбург кешесен тоткарлады.

Алар ике очрак буенча гаепләнә, беренчесендә 79 яшьлек пенсионерны алдап өеннән 10 меңгә якын акчасын алып чыкканнар. Икенчесендә өйдә 8 яшьлек кыз гына була, фатирдан 20 меңгә якын ювелир җиһазы, телефон һәм башка әйберләр урлыйлар.

Ике зыян күрүче дә хатын-кызларны тасвирлап бирә, алар шул ук кешеләр булып чыга.

Тикшерү чаралары барышында хокук сакчылары Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәрнедә яшәүче ике бертуган кызга чыга. Аларга 19, һәм 20 яшь, үз гаепләрен таныганнар, урланган әйберләр шәһәр ломбардларыннан табып алына.
Хәзерге вакытта тикшерү бара, аларга 5 елгача ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: