Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида каракны тотканнар

Лениногорскида талауда гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты. Яшүсмер шәһәрнең Агадуллин урамында өлкән яшьтәге хатын-кыз кулыннан сумкасын тартып ала. Ханым сумкада телефон, шәхси документлар һәм фатир ачкычлары булуы хакында ведомстводан тыш сак экипажына хәбәр итә. Экипаж хезмәткәрләре вакыйга булган урыннан...

Лениногорскида талауда гаепләнүче 14 яшьлек яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә республика эчке эшләр министрлыгы сайты.

Яшүсмер шәһәрнең Агадуллин урамында өлкән яшьтәге хатын-кыз кулыннан сумкасын тартып ала. Ханым сумкада телефон, шәхси документлар һәм фатир ачкычлары булуы хакында ведомстводан тыш сак экипажына хәбәр итә. Экипаж хезмәткәрләре вакыйга булган урыннан ерак түгел бер яшүсмерне күреп ала. Ләкин малай алардан качу нияте белән чабып китә, сумканы куаклыклар арасына ыргыта. Хокук сакчылары яшүсмерне тотып, полиция бүлегенә алып килә, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев