Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида сессия узды

Шушы көннәрдә мэриянең актлар залында шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда берничә сорау каралды. Шәһәр һәм район Уставының яңа редакцияләре белән таныштырдылар. Муниципаль район территориясендә мәҗбүри түләнүче җир салымы ставкалары турында финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин сөйләде. Моннан тыш шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә төзәтмә кертеп, "скверлар һәм пляж...

Шушы көннәрдә мэриянең актлар залында шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Анда берничә сорау каралды. Шәһәр һәм район Уставының яңа редакцияләре белән таныштырдылар. Муниципаль район территориясендә мәҗбүри түләнүче җир салымы ставкалары турында финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин сөйләде. Моннан тыш шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә төзәтмә кертеп, "скверлар һәм пляж янында автотранспорт чараларына тукталыш булдыру" дигән бер пункт өстәлде. Сессиядә җентекләп каралган сорау - шәһәр һәм райондагы өстәмә белем бирү системасы. Укучыларга буш вакытларда шөгыльләнү өчен төрле спорт мәктәпләре, үзәкләр, иҗат йорты эшләп тора. Балаларның яулаган уңышлары да байтак. Бу юнәлештә булган проблема да юк түгел, биналар искергән, тиешле таләпләргә җавап бирми, капиталь ремонт таләп итә, матди-техник база көчле түгел, тренерлар җитешми. Сессиядә яңгыраган мәсьәләләр буенча депутатлар корпусына эш җитәрлек икәне күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X