Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы мошенниклар сүзенә ышанып, кредит рәсмиләштереп куя

Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 46 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә. Ул үзен алдау юлы белән ике кредит рәсмиләштерергә мәҗбүр итүләрен әйтә.


Хәл болай була: кич белән хатын-кызга таныш булмаган берәү шалтырата, үзен банк куркынычсызлыгы хезмәткәре итеп таныштыра. “Сезнең исемгә мошенниклар кредит рәсмиләштерергә җыена, моны булдырмас өчен  яңа кредит рәсмиләштереп, акчаларны шунда күчерергә кирәк”, дип хатын-кызны ышандыра. Ялганга ышанган ханым әлеге таләпне үти. Теге таныш булмаган янәдән шалтыратып, “махсус” счетка тагын бер займ кирәклеген әйтә. Гомуми алганда, хатын-кыз аферистларга кредит рәсмиләштереп, 300 мең сумнан артык акчаны күчерә.

Хокук сакчылары алдакчының шәхесен ачыклау буенча оператив-эзләү эшләре алып бара.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев