Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ханым мошенниклар корбаны булган

Лениногорскида 63 яшьлек ханым мошенниклар корбаны булган, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы сайты. Ханым интернетта сиделка тәкъдим иткән белдерүне күрә, телефоннан бер ир-ат әнисенә сиделка кирәк булуы турында хәбәр итә. Ханым риза була, теге ир-ат шунда ук әнисенә азык-төлек алырга куша. Аннары төрле темаларга сөйләп, ханымның башын бутый....

Лениногорскида 63 яшьлек ханым мошенниклар корбаны булган, дип хәбәр итә республика Эчке эшләр министрлыгы сайты.

Ханым интернетта сиделка тәкъдим иткән белдерүне күрә, телефоннан бер ир-ат әнисенә сиделка кирәк булуы турында хәбәр итә. Ханым риза була, теге ир-ат шунда ук әнисенә азык-төлек алырга куша. Аннары төрле темаларга сөйләп, ханымның башын бутый. Ул тиз генә киенә дә банкоматка барып, аферист әйткән цифрларны җыя. Соңыннан ир-ат квитанциясен ыргытырга да куша әле. Ханым өенә кайткач, банктан аның исәп-хисабыннан акча алынуы турында хәбәр килә. Ул тиз генә картасын блокировкалый, тик мошенник 21 мең сумны алып өлгергән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев