Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәттә бер ир-атны кыйнаган һәм чишендереп, өстендә сикергән яшүсмерләрне хөкем итәләр

Әлмәт шәһәр судында 14 һәм 15 яшьлек ике яшүсмергә карата җинаять эшен карау башлана. Аларны 48 яшьлек ир-атны үтерүдә гаеплиләр.

 

Тикшерү версиясе буенча, 4 июль көнне Шевченко урамында исерек хәлдәге ике яшүсмер эскәмиядә утырган бер ир-атны очрата. Бераздан малайлар аңа бәйләнеп тәмәке таләп итә башлаганнар.  Шуннан соң алар ир-атны җиргә егып, аның өстендә сикергәннәр һәм  чишендергәннәр.  Киемнәрен төрле якка ыргытканнан соң, алар фаҗига урыныннан качып китә.

Яшүсмерләрне шул ук көнне тоткарлыйлар. Әлеге факт буенча тикшерүчеләр тарафыннан  "Аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып, саксызлык белән кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Тоткарланучыларның гаепләрен өлешчә таныган. Хәзер алар сак астында. Бу көннәрдә җинаять эше материалларын судка тапшырганнар.

Чыганак: http://almet-rt.ru/news/mgyyat/lmtt-ber-ir-atny-kyynagan-m-chishenderep-stend-sikergn-yashsmerlrne-khkem-itlr

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев