Реклама
Бүген республиканың Югары суды Румия Хөсәенованың эшен караган. Әлмәт шәһәр суды аны укучы кыз белән җенси мөнәсәбәтләре өчен шартлы рәвештә өч елга хөкем иткән иде. Прокуратура бу карарны бик йомшак дип тапты һәм кабаттан карауларын таләп итте. Апелляция таләбе канәгатьләндерелмәгән. Судьялар коллегиясе шартлы срокны ике айга киметкән хәтта. Шулай итеп...
Бүген республиканың Югары суды Румия Хөсәенованың эшен караган. Әлмәт шәһәр суды аны укучы кыз белән җенси мөнәсәбәтләре өчен шартлы рәвештә өч елга хөкем иткән иде. Прокуратура бу карарны бик йомшак дип тапты һәм кабаттан карауларын таләп итте.
Апелляция таләбе канәгатьләндерелмәгән. Судьялар коллегиясе шартлы срокны ике айга киметкән хәтта.
Шулай итеп Әлмәт укытучысы шартлы рәвештә 2 ел да 10 айга хөкем ителгән. Моннан тыш ул укучы кызга 40 мең сум акча түләргә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз