Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

“Машина отуыгыз белән котлыйбыз...”

Үткән атнада Лениногорск эчке эшләр бүлегендә телевидение һәм газет редакциясе хезмәткәрләре катнашында социаль мошенниклык буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Полиция начальнигы урынбасары Алмаз Юнысовка алдауга кагылышлы сораулар бирелеп, аларның күпме дәрәҗәдә ачыклануы, ничә процент үтәлүе, нинди төр җинаятьләр барлыгы турында сүз алып барылды. - Алмаз Борһанетдинович, шәһәребездә социаль мошенниклык буенча быел...

Үткән атнада Лениногорск эчке эшләр бүлегендә телевидение һәм газет редакциясе хезмәткәрләре катнашында социаль мошенниклык буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Полиция начальнигы урынбасары Алмаз Юнысовка алдауга кагылышлы сораулар бирелеп, аларның күпме дәрәҗәдә ачыклануы, ничә процент үтәлүе, нинди төр җинаятьләр барлыгы турында сүз алып барылды.

- Алмаз Борһанетдинович, шәһәребездә социаль мошенниклык буенча быел ничә очрак теркәлде? Аларның нинди төрдәгесе аеруча актуаль?
- Социаль мошенниклык республикада 2011 елда - 2 мең 749 булса, быел инде 2 мең 709 җинаятьне тәшкил итә. Лениногорск шәһәре һәм районы буенча 2011 елда - 34, 2012 елга 23 очрак теркәлде. Алдау юлының төрләренә килсәк, мәсәлән, телефоннарга ялган sms-хәбәр җибәрү, яисә социаль хезмәткәр булып өйгә үтеп керү,йә машина һәм башка нәрсәләр оту турында мәгълүмат биреп акча талау юллары актуаль.
Мәсәлән, бер очракны алыйк: базарда бер әби янына чегән хатыны килә дә, аның бер чәчен алып, сездә яман чир бар, яисә алда кайгы-борчулар көтелә, ди. Әбидә ничә сум акчасы барлыгын сорый. Әби 2 мең сумны чыгарып биргәч, хатын аны кире бирә, ышанычка керергә кирәк бит инде. Банкка барып акча алалар, чегән хатыны "гадать" иткән вакытта акчаларны алмаштыра һәм әбигә кәгазь тутырылган бер букча биреп, тизрәк югалу ягын карый. Шуңа да, чит һәм шикле кешеләргә ышанмаска, элемтәгә кермәскә, сак булырга киңәш итәбез.
Әйе, мошенниклар бигрәк тә олы яшьтәге әби-бабайлар белән уртак тел тиз таба, ышанычка керә, аларның кайда яшәүләрен дә белергә өлгерә. Өйгә социаль хезмәткәр булып килүчеләрдән таныклыгын күрсәтүне таләп итәргә кирәк, диде ул. Шунысын да әйтергә кирәк, мошенникларның кешеләрдән 300-400 меңгә хәтле сум күләмендә талаулары да сер түгел. Димәк, алдаучылар вакланып тормый, зур сумма белән генә эш итә.
- Җинаятьләрне ачыклау күпме дәрәҗәдә үтәлә? Барысын да вакытында ачыклап бетерә аласызмы?
- Әйтергә кирәк: шалтыратучылар, яисә sms-хәбәр җибәрүчеләр безнең шәһәрдән түгел. Йә ул Казан шәһәре, Самара өлкәсе, яисә башка регионнардан булып, тиз арада номерын юк итү сәбәпле, мошенникларның кайдан һәм кем икәнен ачыклап бетерү кыенлык тудыра да инде. Шулай да, 2011 елда - 13, бүгенге көндә 16 очрак ачыкланды. 7 кешегә карата җинаять эше кузгатылды. Аларга җәза дәрәҗәсен суд хәл итәчәк.
- Нигә кеше алдау юлына бара? Аларга нәрсә җитми икән соң?
- Кешеләрнең күбесе эшсезлектән интегә. Кайберләре эшләмичә генә акча булдыру ягын карый. Алай бит җиңел, уңайлы, акча да тиз керә, артык тырышырга да кирәкми, башың гына яхшы эшләсен. Әгәр ул урлау-талау юлына басса, кимендә бер-ике җинаять кылу белән аны кулга алалар, ә социаль мошенниклык белән шөгыльләнгәндә кем икәне беленми һәм күренми, дип уйлыйлар. Тик ялгышалар.
- Халыкны социаль мошенниклардан саклау өчен нинди чаралар күрелә?
- Белгәнегезчә, республика буенча төрле эш алып барылды: халыкка коммуналь түләүләр өчен китерелгән счет-квитанциянең икенче ягында "Сак булыгыз - мошенниклар!", "Игътибар - мошенниклар!" кебек язмалар бастырылды. "Әгәр сез мошенник тозагына эләккәнсез, кемнән дә булса шикләнәсез икән, шунда ук "02" хезмәте телефонына шалтыратыгыз. Сезгә һичшиксез ярдәм итәчәкләр" дигән сүзләр язылып подъезд, йорт ишегалды территорияләренә, халык күп йөри торган урыннарга ябыштырылды. Үзебез дә йортлар буенча йөреп, фатирларга кереп, кисәтүләр ясадык һәм бу эшне әле дә дәвам итәбез. Шулай ук август ае дәвамында үткәрелгән «Ишегалды бәйрәмнәрендә» мошенниклар турында халыкка участок инспекторлары тарафыннан мәгълүмат җиткерелде. Элемтәгә керү өчен визиткалар таратылды.
- Күбесенчә ничә яшьтәгеләр алдау юлына баса? Быел зур сумма белән алданучылар булдымы?
- Алдау юлына басучыларның яше 20дән 40ка кадәр. 15 меңнән 80 меңгә кадәр сумма белән алданучылар булды. Күптән түгел генә 40 яшьлек ир-атны алдаганнар. Аңа машина откан дигән sms-хәбәр килә, ул шатлана, беренче кертемне, ягъни 80 меңне түли. Шуннан соң машинадан да, акчадан да "җилләр исә". Әлеге ир-ат алдануына һаман ышанмый, машиналы булырмын, дип хыяллана.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: иң мөһиме - алданмаска, игътибарлы булырга. Артык ышанучан булмаска, өйгә таныш булмаган һәм шикле кешеләрне кертмәскә кирәк. Әгәр инде сез алдакчы тозагына эләккәнсез икән, кичекмәстән "02" телефонына шалтыратып, барысын да хәбәр итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник