Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Полиция сатучыга балта белән ташланган адәмне эзли

Бу хәл Казан кибетләренең берсендә булган Татарстан полицейскийлары сатучы хатын-кызга балта белән ташланган ир-атны эзли, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Һөҗүм итеп талау очрагы башкаланың Серов урамында урнашкан тәүлек әйләнәсе эшли торган азык-төлек кибетләренең берсендә 11 апрельдә булган. Билгесез адәм витринаны ватып, төнге 1ләр тирәсендә...

Бу хәл Казан кибетләренең берсендә булган

Татарстан полицейскийлары сатучы хатын-кызга балта белән ташланган ир-атны эзли, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Һөҗүм итеп талау очрагы башкаланың Серов урамында урнашкан тәүлек әйләнәсе эшли торган азык-төлек кибетләренең берсендә 11 апрельдә булган.

Билгесез адәм витринаны ватып, төнге 1ләр тирәсендә кибеткә үтеп керә. 48 яшьлек сатучы хатын-кызга балта белән янап, кассадан бөтен булган акчаны, берничә шешә алкоголь алып кача.

РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять сыйфатлары буенча ("Һөҗүм итеп талау") эш кузгатылган.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев