Шәһәребез базарындагы бер кибеттә ир кеше, сатучыны пычак белән куркытып, азык-төлек урлый. Ул чыгып китүгә, хатын, сигнал төймәсенә басып, хокук сакчыларына хәбәр итә. Биш мең сумлык азык-төлек урлаган карак шул көнне үк тоткарлана. Ул беркайда да эшләмәүче һәм элек хөкем ителгән кеше булып чыга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз