Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Сак булыгыз: «кара риэлторлар» тик ятмый

38 яшьлек бер риэлтор Бөек Ватан сугышы ветераннарына ташламалы торак алуда ярдәм тәкъдим итә. Тик аның нияте изге булмый. Ул Казанда яшәүче 88 яшьлек сугыш ветераны булган ханымның мондый ташламасы барлыгын белешә һәм аның туганнарына акчалата бүләкләү хисабына фатир алып бирүдә ярдәм итәчәген җиткерә. Тегеләре аңа 1 млн 600 мең...

38 яшьлек бер риэлтор Бөек Ватан сугышы ветераннарына ташламалы торак алуда ярдәм тәкъдим итә.


Тик аның нияте изге булмый. Ул Казанда яшәүче 88 яшьлек сугыш ветераны булган ханымның мондый ташламасы барлыгын белешә һәм аның туганнарына акчалата бүләкләү хисабына фатир алып бирүдә ярдәм итәчәген җиткерә. Тегеләре аңа 1 млн 600 мең сум акча бирәләр. Дүрт ай узганнан соң очрашкач, ул аларга акчаны урындагы кешеләргә тапшыруын әйтә һәм тагын акча сорый. 22 мең сум акчаны алган вакытта аны кулга алалар. Кара риэлторга карата мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 10 елга кадәр төрмә һәм млн сумга кадәр штраф яный.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев