Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Сыйныфташына пычак кадаган. Яңа фактлар ачыкланган

Бүген 11 нче апрель көнне иртән Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы санлы мәктәбе территориясендә 11 яшьлек малай 12 яшьлек сыйныфташының аркасына пычак кадый. Яраланган малай хастаханәгә озатыла. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә башлангыч тикшерү үткәрелә....

Бүген 11 нче апрель көнне иртән Яр Чаллы шәһәренең 9 нчы санлы мәктәбе территориясендә 11 яшьлек малай 12 яшьлек сыйныфташының аркасына пычак кадый. Яраланган малай хастаханәгә озатыла. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә башлангыч тикшерү үткәрелә. Бу3 турыда язып чыкан идек.

Якынча мәгълүматларга караганда, алдагы кичне малайлар Интернет челтәрендә аралашу барышында талашып китә. Нәтиҗәдә, сыйныфташларның кечерәге, сугыш чыга-калса дип, мәктәпкә пычак алып бара. Коридорда яшьтәшләре белән сөйләшеп торганда, кичә кичтән ачуланышкан малайның башка бер укучыны этүен күреп ала. Этелгән малайны якларга уйлап, коралланган укучы сыйныфташының аркасына чәнчи.

Бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Тикшерү кысаларында укучының мәктәпкә корал белән килүенә юл куйган мәгариф системасы, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка хезмәтләр вәкилләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев