Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда кыз баланы байбак дип аткан аучыны хөкем итәләр

Тау башында селфи төшкәндә 15 яшьлек кыз баланы атып киткән ир-атның җәнлек аулауга рөхсәте булмаган. Татарстанның Тикшерү комитеты 57 яшьлек Дамир Газизовка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Дамир Газизов саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Ул кыз баланы байбак дип белеп, аңа ике тапкыр аткан, дип хәбәр итә Россия...

Тау башында селфи төшкәндә 15 яшьлек кыз баланы атып киткән ир-атның җәнлек аулауга рөхсәте булмаган.


Татарстанның Тикшерү комитеты 57 яшьлек Дамир Газизовка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Дамир Газизов саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Ул кыз баланы байбак дип белеп, аңа ике тапкыр аткан, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр фаразында, 2016 елның 22 августында Дамир Газизов республиканың Ютазы районы Урал бистәсе янындагы тау итәгендә «Вепрь-308» карабины белән байбакларга ау оештырган. Бу вакытта тау башында 15 яшьлек кыз коңгырт төскә буяган чәчләрен туздырып, селфи ясау белән мәшгуль булган. Газизов аны байбак дип уйлап, 200 метрдан ике тапкыр аткан. Тимәде дип уйлап, машинасына утырып авылга кайтып киткән.

Яралы кызны шул авыл кешесе юлда күреп, машинасына утыртып фельдшерга алып барган. Шунда аңа беренче медицина ярдәме күрсәтелгән: яшүсмернең җилкәсе һәм калак сөяге зарарланган.

Тикшерү башлангач, аучы бу фаҗигага катышын раслаган. Җинаять эше судка җибәрелгән.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев