Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда тавык итенә бәя артуның законлылыгын тикшерәчәкләр

2021 елның февраль аенда тавык итенә бәя 6,2 процентка күтәрелгән.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе республикада февраль аенда тавык итенең бәясе артуының законлылыгын тикшерә. Аларның мәгълүматлары буенча, продукт бәясе 6,2 процентка арткан. Бу хакта федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь сөйләде.

«Без үзебезнең җитештерүчеләрне тикшерәбез. Тавык итенә бәя үзгәрүенең төп сәбәбе - билгеле бер урында кошларның баш саны кимүе, дип аңлаталар. Без әлегә бу фактның дөреслеген ачыклыйбыз», — диде спикер.

Соңгы айда республикада яшәүчеләр Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенә тавык ите, йомырка һәм икмәккә бәяләр артуга зарланган, диде ул.

Шул ук вакытта Татарстанда туңдырылган балык бәясе 5 проценттан артыкка күтәрелгән, шулай ук яшелчә һәм алма бәясе артуы күзәтелә. Ә көнбагыш мае, дөге, шикәр комы һәм тары ярмасы бәясе төшкән.

 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев