Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тукталышта шартлаткыч тапкан Татарстанда яшәүче хатын-кыз хөкем ителгән

50 яшенә җитеп суд эскәмиясендә утырырмын дип уйламагандыр Аксубайда яшәүче Гөлнур Гафарова. Җитмәсә чак кына террористлыкта гаепләмәгәннәр үзен. Аксубай районының Яңа Ибрай авылы янындагы тукталыштан ул пакет таба. Аның эчендә төтенле дары белән металл банка һәм төтенсез дары белән полимер савытлы, шартлаткыч дип саналучы матдәләр була. Алдын-артын уйламаган ханым, хуҗалыкта...

50 яшенә җитеп суд эскәмиясендә утырырмын дип уйламагандыр Аксубайда яшәүче Гөлнур Гафарова. Җитмәсә чак кына террористлыкта гаепләмәгәннәр үзен.


Аксубай районының Яңа Ибрай авылы янындагы тукталыштан ул пакет таба. Аның эчендә төтенле дары белән металл банка һәм төтенсез дары белән полимер савытлы, шартлаткыч дип саналучы матдәләр була.
Алдын-артын уйламаган ханым, хуҗалыкта кирәге чыгар дип, аларны өенә алып кайткан, полициягә бу хакта хәбәр итмәгән.

Кызганычка каршы, үз башына алып кайткан. Чакырмаса да тәртип сакчылары килеп, әлеге табылдыкны табалар. Нәтиҗәдә, аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә һәм 10 мең сум штраф түләргә дип суд карар чыгарган, дип яза "Комсомольская правда".

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X