Заман сулышы

Уңган-булган кызларыбыз

Гүзәл затларыбыз арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Җырчы, биючедән алып, асфальт салучы, машина йөртүчегә кадәр бар. Нинди генә хезмәт башкармасыннар - үзләренә генә хас тырышлык белән алдыралар алар. Язмабыз геройлары - Лениногорск эчке эшләр бүлегендә эшлиләр. Җырчы булырга хыялланса да... Оешма-предприятиеләрдә эшләп килүче сәламәтлек пунктын - хастаханәләрнең бер өлеше...

Гүзәл затларыбыз арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Җырчы, биючедән алып, асфальт салучы, машина йөртүчегә кадәр бар. Нинди генә хезмәт башкармасыннар - үзләренә генә хас тырышлык белән алдыралар алар. Язмабыз геройлары - Лениногорск эчке эшләр бүлегендә эшлиләр.

Җырчы булырга хыялланса да...
Оешма-предприятиеләрдә эшләп килүче сәламәтлек пунктын - хастаханәләрнең бер өлеше дисәк, ялгыш булмас. Монда сине башыңнан- аягыңа кадәр тикшерәләр, авырткан җиреңне ачыклап, кирәкле даруларын да биреп чыгаралар.
Эчке эшләр бүлегендә дә сихәтләнеп чыга торган шундый бүлмә - сәламәтлек пункты бар. Биредә мөдир булып эшләүче Тәслимә Ибраева - үз эшенең остасы. Ул хезмәткәрләрнең сәламәтлеге өчен зур җаваплылык тоеп эшли. Машина йөртүчеләр аның тикшерүеннән башка юлга чыкмый. Авырулар хакында әңгәмәләр уздыру, процедуралар, диспансеризация үткәрү - барысы да Тәслимә Идрисовна җилкәсендә.
- Эшем бик ошый, кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, - ди ул.
Тәслимә ханым Бөгелмә шәһәрендә туа. 1974 елда Бөгелмә медицина училищесын тәмамлый. Эчке эшләр министрлыгы системасында менә инде 18 ел хезмәт итә. 1998 елның октябрь аеннан язмышын Лениногорск төбәге белән бәйли.
- Гаиләбездә сәламәтлек өлкәсендә эшләүчеләр булмаса да, кечкенәдән үк медицина белән кызыксындым. Ә хыялым - җырчы булу иде. Капка янына басам да җырлый идем. Шулай ук яшь чакта концерт-спектакльләрдә дә катнашып йөрдем, - ди Тәслимә Идрисовна.
Хәзер дә заманча музыка белән мавыга. Ул татар хатын-кызларына хас булганча, тыйнаклык саклый, шунлыктан үзе турында күп сөйләми. Шулай да сораштыра торгач, аның бакчада эшләргә яратканын, көн саен этләре белән шактый ара узып, йөреп кайтканын белдем.
Тәслимә Ибраева төрле белгеч-табиблар: кардиолог, невропатолог, иммунологлар белән эшләгән кеше. Шунлыктан, медицина өлкәсендә шактый тәҗрибә туплап өлгергән. Ә сәламәтлек буенча күп китаплар укып, ул хәзерге, заманча дару препаратлары, дәвалау системасы турында хәбәрдар.
Тәслимә ханым гаиләдә иренә - ышанычлы хатын, ике баласына - кадерле әни, оныгына - яраткан әби. Эштә барысына ярдәм итеп, яхшы сүзе белән дә дәвалаучыга бары рәхмәт сүзләре генә ишеттерәләр, аларга кылган игелегең дә үзеңә кире әйләнеп кайтачак. Тәслимә Идрисовнаның эшчәнлеге белән танышкач, моның шулай икәнлегенә шик юк.
Гөлләр яратучы штаб начальнигы
Гадәттә, бернинди гаебең булмаса да, форма кигән полиция вәкилләре бүлмәсенә кергәндә курку-каушау хисләре кичерәсең. Лениногорск Эчке эшләр бүлегендә штаб начальнигы булып эшләүче Ландыш Зиннәтуллинаның ягымлы елмаюлы йөзен күргәч, җиңеләеп киттем. Ә бүлмәсе - ботаника бакчасын хәтерләтә: тәрәзә төпләре, шкаф башлары, киштәләр гөлләр белән тулган.
-Гөлләр, чәчәкләр яратам, өемдә дә күп алар,- ди үзе бу турыда Ландыш Азатовна.
Эчке хезмәт подполковнигы дигән хәрби исем алган Аккүл авылы кызы 1962 елның 27 сентябрендә дөньяга килә. Нефть техникумын тәмамлаганнан соң, билгеләнү буенча Себер якларына китәргә тиеш чибәр кызны - сөйгәне, булачак ире җибәрми, һәм май аенда алар гаилә кора.
Техникумнан "Автоматика һәм контрольлек итү системасын монтажлау һәм көйләү" белгечлеге алып чыккан Ландыш Азатовна төрле җирдә эшли. "Союзнефтеавтоматика"ның Лениногорск көйләү идарәсендә, аннары "Иркеннефть"тә комсомол оешмасы секретаре вазифасын башкара. Шулай ук ВЛКСМ шәһәр комитетында инструктор була.
1992 елда Яр Чаллы педагогика институтының педагогика һәм психология факультетын тәмамлый. Башта көндезге бүлектә укыса, соңыннан читтән торып белем алуга күчә. "20 көнлек икенче улым һәм ирем белән сессиягә барып, укып, имтиханнар тапшырып кайттык", дип искә ала Ландыш Азатовна.
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп алгач, 1993 елда Эчке эшләр бүлегенә балигъ булмаганнар эше буенча инспектор вазифасына керешә. Менә 19 ел ул биредә армый-талмый намус белән хезмәт итә.
-Иртән чыгып киткәннән соң кичке сигезләрдә кайтып керергә туры килә. Эшемне яраткач, күп вакытымны монда үткәргәнгә үкенмим. Шундый һөнәрең булгач, вакыт белән исәпләшеп тормыйсың,- ди ул.
Шундый тыгыз, авыр хезмәттә таянырдай ике улы, 30 ел бергә гомер итүче тормыш иптәше бар аның. "Ирем һәрвакыт ярдәм итеп тора, хәлемә керә белә, ике улым белән үзләре генә дә коймаклар пешереп куйган чаклары булды", ди Ландыш ханым. Уллары әниләренең юлыннан китмәгән, ләкин иң мөһиме - тәртипле, акыллы булып үскәннәр. Төп эшеннән тыш ул китаплар укырга, тәмле итеп пешерергә ярата. Шулай ук әнисе янына авылга кайтып килергә дә вакыт таба.
Хәзер технологияләр куллану заманасы бит, элеккеге кебек мәгълүматларны журналларга тутырмыйлар. Ландыш Азатовнаның эшендә дә бу күренә. "Казан белән дә элемтәгә керергә җайлы", ди. Укытучы булып эшләү - аның яшьлек хыялы булып кала бирә. Ә шулай да погон тагып, форма киеп йөрү Ландыш Зиннәтуллинага килешеп тора, башка төрле хис-кичерешләр дә бирәдер, дип уйлыйм.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: