Заман сулышы

Ул еллар онытылмый

Дөньяларны канга, күз яшенә батырып,берничә дистә миллион корбан исәбенә яулап алынган Җиңү бәйрәме - 9 май якынлаша. Бәйрәм якынлашкан саен, ул елларда бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр дә көн саен сирәгәя бара. Түбән Чыршылы авылында сугышта катнашкан ике кеше: Шәйхетдин Баһаутдинов һәм Рәшит Сәйфиев калды. 1941 ел. Яшьләре 18...

Дөньяларны канга, күз яшенә батырып,берничә дистә миллион корбан исәбенә яулап алынган Җиңү бәйрәме - 9 май якынлаша. Бәйрәм якынлашкан саен, ул елларда бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр дә көн саен сирәгәя бара. Түбән Чыршылы авылында сугышта катнашкан ике кеше: Шәйхетдин Баһаутдинов һәм Рәшит Сәйфиев калды.

1941 ел. Яшьләре 18 гә җиткән һәм аннан олы ир-атларны сугышка алып бетерделәр. Авылдагы бөтен эш балаларга, хатын-кызларга калды.
Өстебездән пулялар очып тормаса да, көнне-төнгә ялгап,"Бөтенесе фронт өчен - җиңү өчен!" дигән лозунг белән халык яшәде, тырышты. Хезмәт көненә берни бирү юк, халык бары тик үзенең бәрәңге бакчасы исәбенә көн күрде. Санап бетергесез салымнар, заем, самолет, танклар төзү өчен акча җыю дисеңме. Бакча сөрергә ат юк, көрәк белән казып, сукага 6-7 кеше җигелеп, бәрәңге утыртулар гадәти эшкә әверелде.
1942 елның җәй-көз айлары явым-төшемгә бай булды. Игеннең күп өлеше җыелмыйча кар астында калды. 1943 елның яз көннәрендә, шул җыелмыйча, калган икмәкне җыеп, ач халык бик чирләде, авыл клубын хастаханә ясап, шунда дәваладылар. Үлүчеләр дә булды. Җыелган икмәкне көзен-кышын хөкүмәткә тапшыра бардылар. Яз көннәрендә чана-арба тартып, Микояннан, Бөгелмәдән чәчү өчен симәнә ташыдык. Нинди генә авырлыклар булса да, сугыштан соң яшәү җайланыр, дигән хыяллар белән халык түзде, эшләде.
Сугыш еллары авырлыгы турында күп язылды, диярсез. Мин боларны нәрсә өчен кабатларга булдым соң? Телевизор карап, газетлар укып барган кешеләр белә булыр. Илдә өлкәннәр арасында, үзләренә кул салучылар саны Җир шарында икенче урында булса, балалар буенча - беренче урында. Нигә болай? Чөнки җәмгыятебез чирле. Халыкның үз көче белән төзегән завод-фабрикалар ябылды, колхозлар таралды. Авыллар бетә, халык эшсез калды. Ил байлыгы аерым кешеләр кулына күчте. Миллионерлар-миллиардерлар күбәя, намуслы эшләп, баеп булмаганны халык белә. Шуның аркасында халык икегә аерылды: ярлылар һәм байлар барлыкка килде. Ә халык мондый кыргый демократиягә әле әзер түгел. Солдат яшенә җиткән кайбер егетләр, армиягә бармас өчен, качып йөри. Ә бит ир-егетнең илне саклау, Ватанны саклау - изге бурычы. Ул мәңге шулай булган, шулай булып калачак.
Хәзер халыкның матди яктан тормыш дәрәҗәсе әйбәт: урам тулы яңа машина, матур йортлар салалар. Илдә 67 ел тынычлык (Чечняны санамаганда). Шуларның кадерен белеп, тыныч кына яшисе иде дә бит. Өлкән яшьтәге пенсионерлар, без хөкүмәтебезгә рәхмәт әйтәбез, көне белән пенсияне китереп бирәләр,кибетләрдә җаның нәрсә тели, бөтенесе бар. Бер генә нәрсә борчый: шәһәрдә автобуслар начар йөри. Яшьләр иртән эшкә барса, көндезләрен без, олы кешеләр, даруханәгә, хастаханәгә йөрергә чыгабыз. Сәгатьләр буе бураннарда, яңгырда автобус көтеп утыруы бик уңайсыз. Картлык - ул бөтен кешегә дә килә. Шуны депутатлар, шәһәр җитәкчелеге исләреннән чыгармасыннар иде.
Җиңү бәйрәмнәрен барыбызга да исәнлек, тынычлык белән каршыларга Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.
Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: