Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Яр Чаллыда травматологны атып үтергән 86 яшьлек пенсионерга карата суд карары чыкты

Ул 6 ел 3 ай ирегеннән мәхрүм ителгән Яр Чаллы шәһәре суды табиб-травматологны атып үтерүдә гаепле дип танылган 86 яшьлек Мисбах Сәхабетдиновка карата карар чыгарды. Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, табибны үтергә үзара күптәнге конфликт сәбәп булган. 2008 нчы елның 8 июлендә Сәхабетдинов кул бармагы имгәнүе сәбәпле 4 нче шәһәр...

Ул 6 ел 3 ай ирегеннән мәхрүм ителгән


Яр Чаллы шәһәре суды табиб-травматологны атып үтерүдә гаепле дип танылган 86 яшьлек Мисбах Сәхабетдиновка карата карар чыгарды.

Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, табибны үтергә үзара күптәнге конфликт сәбәп булган. 2008 нчы елның 8 июлендә Сәхабетдинов кул бармагы имгәнүе сәбәпле 4 нче шәһәр сырхауханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Кабул итү барышында травматолог бабайның түбәтәен салуын сорый. Тик гаепләнүче табиб үтенечен үтәүдән һәм кабинеттан чыгып китүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, бабайны мәҗбүриләп чыгаралар.

2013 нче елның җәендә Сәхабетдинов үч алу нияте белән таяк рәвешендә ату коралы һәм берничә патрон ясый. 2014 нче елның маенда ул янә табибка килә, кабинетта таякны эш өстәленә куеп, чакмасына баса, тик корал төзексез булганлыктан атмый.

Коралны камилләштереп, 2015 нче елның 11 нче декабрендә Сәхабетдинов янә сырхауханә ишек төбенә килеп басып, табибны көтә. Иртән эшкә килүче корбанын күреп алып, бабай атып җибәрә. Күкрәк читлеге яраланудан табиб җан бирә.

Яр Чаллы шәһәре суды карары нигезендә, Сәхабетдинов 6 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев