Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Йомран белән бутап, җирән чәчле кызга аткан аучыга карата эш кузгатылды

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе 15 яшьлек кызны атып яралаган аучыга карата җинаять эше кузгатты. Әлеге күңелсез хәл 22 августта Ютазы районында булган иде. Кыз бала Урал авылыннан ерак түгел урындагы калкулыкларда интернет элемтәсе өчен кулай урын эзләп йөргән була. Аннан 200 метр чамасы читтәрәк булган, ауга дип Башкортстанның...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе 15 яшьлек кызны атып яралаган аучыга карата җинаять эше кузгатты.


Әлеге күңелсез хәл 22 августта Ютазы районында булган иде. Кыз бала Урал авылыннан ерак түгел урындагы калкулыкларда интернет элемтәсе өчен кулай урын эзләп йөргән була. Аннан 200 метр чамасы читтәрәк булган, ауга дип Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән килгән, "Вепрь" карабины белән коралланган 59 яшьлек аучы, кызның чирәмдәге җирән чәчләрен күреп алган һәм йомран дип уйлап ут ачкан. Аннары машинасына утырып өенә кайтып киткән.

Авылга таба юл алган, беләге яраланган кызны җирле кеше күреп алып, машинасында фельдшерга озаткан

Тикшерү барышында ачыкланганча, аучының йомран атарга рөхсәте дә, авыл янында аучылык белән шөгыльләнергә хокукы да булмаган.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев