Заман сулышы

Зөлфия Рахманова: «Законнарны катгыйлату кирәк»

Илдә һәр ике минут саен авариядә яшүсмер үлә. Ел саен ун миллионга якын бала, төрле җәрәхәтләр алып, инвалид кала. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә кем гаепле? Моны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе» Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова белән әңгәмәбез әнә шул хакта. -...

Реклама

Илдә һәр ике минут саен авариядә яшүсмер үлә. Ел саен ун миллионга якын бала, төрле җәрәхәтләр алып, инвалид кала. Балалар катнашындагы юл һәлакәтләрендә кем гаепле? Моны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәк? «ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе» Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова белән әңгәмәбез әнә шул хакта.
- Зөлфия Мөдәррисовна, ничек уйлыйсыз, балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү өчен, бәлки, законнарны катгыйлату кирәктер?
-Узган елның көзендә Санкт-Петербургта үткән Конгресста иң авырткан мәсьәлә - юлларда балалар һәм яшүсмерләр иминлеге проблемасы күтәрелгән иде. Чөнки 2012 елда Россиядә балигъ булмаганнар катнашында 14 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә 655 бала үлгән, бер мең 500е төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Юл һәлакәтләрендә үлүче балаларның 363е пассажир (рульдә әти-әнисе булган), 203е - җәяүле, 39ы велосипедта булган.
Татарстанда исә бу күрсәткечләр, 2011 ел белән чагыштырганда, азрак. 2012 елда балалар катнашында 573 юл һәлакәте теркәлгән, 2011 елда бу сан 598 булган. Безнең районга килгәндә, узган ел балалар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Зыян күрүчеләр - тугызау. 2011 елда шундый 12 юл һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 баланың гомере өзелгән, унысы җәрәхәтләнгән иде.
Законнарга килгәндә, мин катгыйлык ягында. Юл кагыйдәләрен бозучыларга, аеруча җәяүле бала өстенә керүчеләргә, руль артында исерек килеш йөрүчеләргә җәзаны көчәйтергә кирәк, дип саныйм.
Юл иминлеген тәэмин итү - машинаны йөртә белүдән тора. Машина йөртүчеләрне әзерләү системасына үзгәрешләр кертү кирәклеге хакында күптәннән сөйлибез. Бу беренчедән, автомәктәпләргә грамоталы, зур йөртү стажы булган укытучы-инструкторлар әзерләү мәсьәләсе. Чөнки күпчелек очракта автомәктәптә эшләүчеләрнең тәҗрибәсе, стажы һәм белеме җитеп бетми. Шунлыктан, булачак шоферлар теоретик һәм практик имтиханны тапшыра алмый. Икенчедән, имтихан тапшыруны көчәйтү кирәктер. Бәлки, имтиханны тапшыра алмаганнарны вакытында ук «сөрү» дә комачау итмәс. Чөнки машина йөртүче юл кагыйдәләрен генә түгел, җәяүле, пассажир балаларны йөртү кагыйдәләрен дә камил белергә, аның өчен җаваплы булырга тиеш.
- Балалар иминлеге буенча нинди чаралар күрелә?
- Балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау план нигезендә алып барыла. Аның максаты - балалар һәм ата-аналарны юл кагыйдәләрен үтәү, пассажир баланы машинада дөрес итеп йөртү, юл һәлакәте булган очракта оператив һәм грамоталы итеп медицина ярдәме күрсәтүгә өйрәтүдән гыйбарәт.
Укыту стандартларында юл кагыйдәләрен өйрәтү буенча сәгатьләр саны каралмаган. Шунлыктан, бу эш класстан тыш чаралар вакытында алып барыла. Балалар бакчаларында мондый чаралар мәктәпкә караганда күбрәк оештырыла.
Безнең тарафтан үткәрелгән акция, викториналар балалар травматизмын кисәтергә ярдәм итә. Узган ел ата-аналар белән очрашулар үткәргәндә мәктәп укучыларына һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә 1 мең 600 яктылык таратучы беләзек таратылды. «Бала - төп пассажир», «Водитель - ты ведь тоже родитель!», «Пешеход - на переход!» акцияләре барышында юл кагыйдәләре турында 4 мең ярым брошюралар өләшенде. Моннан тыш, анкета тутыру, "түгәрәк өстәл", ата-аналар һәм машина йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелә.
- Нәтиҗәсе бармы соң?
- Кызганыч ки, һәр ата-ана да балаларының гомере турында уйлап бетерми. Аңлату эшен бала тудыру йортыннан ук башларга, ягъни яңа туган баланы автолюлькада алып кайтырга кирәк. Теләгебез: бу мәсьәләдә безгә иминият компанияләре дә теләктәшлек күрсәтсен иде. Ә инде баланы махсус креслога утыртмаган ата-анага җәзаны катгыйлату комачау итмәс.
- Зөлфия Мөдәррисовна, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча 2006-2012 елларга исәпләнгән федераль максатчан программа гамәлдән чыкты. Алга таба да шундый ук программа каралганмы?
- Әлбәттә. РФ Эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевның «2013-2020 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын көчәйтү» федераль максатчан программасына кул кую хакында хәбәр итә. Аның төп максаты - 2020 елга аварияләрдә үлүчеләр санын 25 процентка киметү. Ул шулай ук юлларда тәртип оештыруга да юнәлдерелгән.
Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: