Заман сулышы

ҖАЙЛЫ ЫСУЛ (Елмаеп-көлеп алыйк)

Шактый гына булдыклы бер инженер үзенең шәхси клиникасын ача.

Ишеккә: “Чирне дәвалау 5000 сум тора, әгәр дәвалый алмасак 10000 сум итеп кайтарабыз”, – дигән язу элә. Шуннан узып баручы бер зыялы, хәйләсен эшкә җигеп моннан файдаланырга һәм бераз акча эшләп алырга була. “Исәнмесез, һич аңламыйм, ни булгандыр, ризыкның тәмен тоймый башладым. Миңа хәзер бөтен ризык та бертөрле тоела”, – ди. Хуҗа медсестрага мөрәҗәгать итә: “Сироп тутырылган 22нче номерлы тартманы алып килегез дә, пациентка бирегез әле”. Медсестра алып килә. “Авызыгызны ачыгыз”, – дип, аны зыялының теленә тамыза. “Тфү... бензин бит бу!” – ди зыялы. “Котлыйбыз, сез терелдегез, ризык тәмен кабат тоя башладыгыз. Сездән 5000 сум!” Теге зыялының нык ачуы килә, ләкин акчасын түләргә мәҗбүр була. Шулай да берничә көннән ул клиникага кабат керә. “Исәнмесез, мин хәтеремне югалттым, зинһар, ярдәм итегез...” “Медсестра, сироп салынган 22нче номерлы тартманы алып килеп, пациентка бирегезче”. “Пациент, авызыгызны ачыгыз”. “Ачмыйм, ул тартмада бензин бит!” – ди зыялы. “Котлыйбыз, сезнең хәтерегез кире кайтты, сездән 5000 тәңкә”. Зыялының тагын да ныграк ачуы чыга. Әмма акчасын түләми хәле юк. Бер-ике көннән, бу юлы һичшиксез отам дип, ул кабат клиникага юл ала. “Исәнмесез, минем күзләрем күрми башлады, зинһар, ярдәм итегез”. “Бик кызганыч, ләкин бу очракта без берничек тә булыша алмыйбыз. Мәгез, 10000 сумны алыгыз”. “Монда 5000 генә бит!” “Котлыйбыз, күзләрегезне дәваладык, кабат күрә башладыгыз. Сездән 5000 сум!”

 

http://www.tatyash.ru

фото:pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: